Әтнә таңы

Исеме җисеменә туры килсен иде

Cабый дөньяга килде. Гаиләдә шатлык, сөенеч.

Әлеге шатлыклы ва­кыйга белән бергә әти-әни­гә мәшәкатьләр дә өс­тәлә. Чөнки сабыйга исем кушарга кирәк. Ә исем сайлау бик җавап­лы, мөһим вакыйга. Исем адәм баласына бер тапкыр һәм гомерлеккә кушыла. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә, диләр.
Район үзәк китапханәсендә узган “Бишек туе” әдәби кичәсе татар халкының сабый туу белән бәйле булган күркәм йолаларын үз эченә алган иде.
Олы Әтнә балалар бакчасы сабыйларының “Бә­би карау” йоласы кү­ре­нешен кичәгә килүчеләр сок­ланып карадылар. Һәркем күңеленнән генә булса да, тормыш­ларында булган әлеге вакыйганы исләренә тө­шергәннәрдер. Әлеге күренештә халкыбызның онытылып барган милли гореф-гадәтләре тәрбия­челәр, балалар тарафыннан бик матур итеп чагылдырылды. Бәби карарга килгән балаларның  самимилекләренә, матур гореф-гадәтләребезне күңелгә үтеп керерлек итеп җиткерә алуларына шатланып утырдык.
Кичәнең икенче өлеше китапханәдә, чәй өстәле артында дәвам итте. Биредә дәү әниләр, күп балалы әниләр, беренче тапкыр әни булырга әзерләнгән яшь ханымнар, шулай ук мәктәп укучылары катнашты.
Бәби туды. Аңа нинди исем кушарга? Бәби мунчасын ничек әзерлиләр? Әтнә халкына гына хас булган әлбәне бүгенге көндә дә пешерәләрме? Ырымнарга ышанасызмы? Күз тию дигән әйбер бармы? Әдәби кичәне алып баручы Гөлнур ханым Насыйрова белән катнашучы дәү әни, әниләр әнә шундый сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең истәлекләре белән бүлештеләр.
Районыбызда агымдагы елның өч аенда яңа туган сабыйларга кушылган исемнәрне атадылар.
– Наз­гөл, Зөлфия, Илдус, Айзат, Рәзил, Аяз, Азалия, Әминә, Мәрьям, Раян, Зилә кебек матур исемнәр кушканнар райондашларыбыз, – диде Гөлнур ханым. Еш кушылганнары: Назгөл, Азалия, Аяз һәм Зилә исемнәре икән.
Бәби мунчасы турында да кызыклы, файдалы киңәшләр әйтелде. Татар халкында элек-­электән ба­ланы мунчада юындыр­ганда:
Тазалыгы – байлыгы,
Исәнлеге – саулыгы,
Авыруы суга аксын,
Тазалыгы – өйгә кайтсын,
– дип әйтеп коендыр­ганнар. Шулай ук күз тигәннән тозлы су белән коендыру да файдалы икән. Кичәдә катнашкан Алсу ханым, бүгенге көндә дә балаларын, оныкларын шулай коендыруын әйтте. Шулай ук 1 стакан коры тозга, 2 аш кашыгы чәй содасы катнашмасы белән бит һәм тәнне юу да бетчә чыгулардан бик файдалы икән.
Татар халкының ырымнарга карата булган фикерләре турында да үз уйларын белдерделәр.
Кичәдә иң күңелле мизгел, Әтнә халкына гына хас булган күркәм, татлы йолаларның берсе – бәби тугач пешерелгән әлбә хакында булгандыр.  Безнең якларда әни кешенең сөте күп булсын, бала тәмле, татлы телле булсын, дип әлбә пешереп ашаталар. Чыннан да, бик татлы, туклыклы ризык әлбә. Баксаң, Арча, Балтач якларында да әлеге ризыкны пешермиләр икән. Әтнә килене, Балтач кызы Зилә: "Бирегә килен булып килгәч, тал бишек белән әлбә ризыгы турында беренче тапкыр ишеттем", – диде.
Кичә ахырында китапханә кызлары әзерләгән тәм-томнар һәм дә татлы әлбәдән авыз иттек.
Райондагы "Ак калфак" иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гөлшат Закирова:
– Татар халкының гореф-гадәтен саклап калып, яшь буынга җиткерү өчен әлеге чара бик кирәкле, дип уйлыйм. Татар халкының үзенә генә хас матур йолалары бар. Аларны яшь буынга да җиткерә алсак бик яхшы булыр иде, – диде.
Чыннан да, мондый чаралар соңгысы булмасын, алга таба да дәвам итеп, яшьләребезне дә күбрәк җәлеп итә алсак иде. Шул вакытта гына йолаларыбыз онытылмас.

Реклама

Элек бәби туу уңаеннан бөтен эшне баланы кабул итеп алучы өлкән яшьтәге кендек әбиләре башкарган. Бала туган гаиләдә аларга аерым
 кадер-хөрмәт күрсәтелгән.
* Кендек әбисе сабыйның кендеген кискән, аны юындырган, әтисе яратсын өчен әтисенең күлмәгенә төргән.  Әбисенең яшенә җитсен дип теләк теләп әбисенең күлмәк итәге белән ураган, сәламәт, кайгы-хәсрәтсез үсүен теләп дога укыган,  теле тат­лы, тәмле булсын дип авызын бал-май белән майлаган.
* Бала бишегенә җен-пәриләрне куркыту өчен  кадак яки кайчы  куйган.
* Кендек әбисе баланы кендеге төшкәнчегә кадәр карау өчен еш кына шул йортта калган.
* Җиде көн узгач, төшкән кендекне киптереп, чис­та чүпрәккә төреп, сакларга куйган.
* Баланың беренче күлмәге кадерләп сакланган. Гадәт буенча, берничә көн рәттән бәби мунчасы ягылган. Ходай шифалы иткән мунчада ана белән бала гына түгел, аларның туганнары, күршеләре дә юынган; мунчадан соң тәм-томнар белән чәй табыны әзерләнгән, бала тапкан хатынның хәлен белергә килүчеләрнең бәби ашлары да шул табынга куелган.
* Бала табучының әнисе иң абруйлы кунак булып саналган. Ул оныгына бәби юрганы, бәби мендәре, табынга кую өчен йола буенча майда кыздырылган баллы камыр ризыгы - «әлбә» алып килгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: