Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исемлектә Әтнә дә бар!

2016 нчы елда авыл хуҗалыгы тармагында Татарстанның иң алдынгы районнары - исемлек Актаныш районы үсемлекчелек, Әтнә - терлекчелек, Нурлат - шикәр чөгендере, Саба инновацияләр өчен бу исемлеккә кертелгән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2016 нчы елда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында Татарстанның иң алдынгы районнары түбәндәгеләр: Актаныш -...

2016 нчы елда авыл хуҗалыгы тармагында Татарстанның иң алдынгы районнары - исемлек

Актаныш районы үсемлекчелек, Әтнә - терлекчелек, Нурлат - шикәр чөгендере, Саба инновацияләр өчен бу исемлеккә кертелгән.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2016 нчы елда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында Татарстанның иң алдынгы районнары түбәндәгеләр:

Актаныш - районда игенчелек культурасы югары дәрәҗәдә, аграрийлар ел саен үсемлекчелектә даими рәвештә югары күрсәткечләргә ирешеп килә; Арча - һәр гектардан уртача 30 центнер һәм аннан күбрәк ашлык җыеп алынган, бәрәңге уңышы 50 мең т артык, мөгезле эре терлекнең баш саны 40 меңнән артык;

Әтнә районы - район үсемлекчелек һәм терлекчелектә лидерлар сафында, мөгезле эре терлекнең баш саны, сөт җитештерү югары темплар белән арта. 8 айда бер сыердан уртача савым күрсәткече - 5436 кг;

Балтач районы - игенчелектә елдан-ел югары күрсәткечләр теркәлә, район - нәселле материал сату буенча лидер; Зәй - бөртеклеләрнең иң югары уңышы шушы районда - гектарыннан 37 ц га якын. Район терлекчелектә үсеш темпларын арттыра; Кукмара - терлекчелектә югары күрсәткечләр, шул исәптән үсемлекчелектә нәтиҗәле эшләү нәтиҗәсендә дә. 8 айда җитештерелгән сөт күләме буенча алдынгы - 45,7 мең т (үсеш 15 процент); Саба - иң инновацион район, биредә терлекчелек һәм үсемлекчелектә алдынгы технологияләр эшкә җигелә, бөртелекләрнең уңышы - гектарыннан 30 ц дан артык; Сарман - тулаем ашлык җыемы буенча лидерлар бишлегенә керә - 157 мең т дан артык; Тәтеш - соңгы елларда үсемлекчелек һәм терлекчелектә уңай адымнар күзәтелә, район уңыш күләме буенча лидерлар дүртлегендә; Тукай районы - бөртекле культура орлыклары белән тәэмин итүчеләрнең берсе, районда кошчылык һәм дуңгызчылык киң таралган; Буа - иң күп иген суктырылган - 165 мең т дан артык, бөртеклеләрнең уңышы - гектарыннан 32 ц дан артык; Нурлат - бөртеклекләрнең уңышы - гектарыннан 35 ц, шикәр чөгендерен җитештерү һәм эшкәртүдә нәтиҗәлелек күренә; Балык Бистәсе - бөртеклеләрнең уңышы - гектарыннан 30 ц дан артык, район ел саен үсемлекчелектә үсеш темпларын арттыра; Азнакай - тотрыклы төстә терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыра; Мамадыш - сөт һәм ит җитештерү күләмнәрен интенсив рәвештә үстерә; Минзәлә - ит җитештерү күләмнәренең югары тизлек белән артуы күзәтелә - узган ел белән чагыштырганда 125 процентка үсеш теркәлгән.

Татар-информнан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев