Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләрнең йөзен җәмәгатьчелеккә күрсәтергә кирәк

Шулай итеп, Президент Татарстан юлларындагы һәлакәтләрне киметергә, юл культурасына чакырырга тели. Быел, соңгы еллар эчендә беренче тапкыр, юл-транспорт һәлакәтләре кискен арткан. Республиканың һәр өченче районында аварияләр санының үсеше күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан республикасының Министрлар Кабинеты һәм Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең кушма утырышында республиканың Эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр...

Шулай итеп, Президент Татарстан юлларындагы һәлакәтләрне киметергә, юл культурасына чакырырга тели.

Быел, соңгы еллар эчендә беренче тапкыр, юл-транспорт һәлакәтләре кискен арткан. Республиканың һәр өченче районында аварияләр санының үсеше күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан республикасының Министрлар Кабинеты һәм Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең кушма утырышында республиканың Эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр итте. Утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Юл һәлакәтләренең күпчелеге исерек шоферлар аркасында килеп чыга. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәртип бозучыларны халык белергә тиеш дип саный. Киңәшмә барышында ул "Яңа Гасыр" һәм "Эфир"телеканаллары җитәкчелегенә исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләрне киң җәмәгатьчелеккә фаш итү тәкъдимен җиткерде.

"Бүген хөкүмәт автомобиль йөртүдә тәртип бозучыларга карата җәза әзерли. Бу - 5 мең сум күләмендә штраф. Бай кешегә 5 мең нәрсә ул? Гомумән, шоферларның күбесе тәртипле һәм законга таянып эш итә. Ә уңышка ирешкән бизнесменнар, кайнарлыгы бөркелеп торган яшьләр юл йөрү кагыйдәсен боза да инде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мәсәлән, Бөекбританиядә юл кагыйдәсен бозган өчен 250 евро күләмендә штраф һәм өч айга автомобиль йөртү таныклыгыннан колак кагу яный. Австралиядә дә җәзалар катгый. Монда юл кагыйдәсен санга сукмаган шоферга 5 мең тирәсе штраф, шуңа өстәп, 5-6 елга юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган. Шундый катгый җәзалар кертмичә, юлдагы тәртипсезлекләрне бетерү мөмкин түгел".

Чулпан Шакирова

http://tatar-inform.tatar/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев