Исерек күрсәң – хәбәр ит - "Әтнә таңы"
ЮХИДИ Гыйнвар аеның соңгы атнасы район юлларында кагыйдә бозу очракларының бик нык артуы белән тарихка кереп калыр. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов биргән мәгълүматларга караганда, бу чорда барлыгы 78 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында иң күбе- номерлары укылмаган машинада йөрүчеләрдер. Мондыйлардан барлыгы 17 кешегә протоколлар төзелгән....
ЮХИДИ
Гыйнвар аеның соңгы атнасы район юлларында кагыйдә бозу очракларының бик нык артуы белән тарихка кереп калыр.
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов биргән мәгълүматларга караганда, бу чорда барлыгы 78 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында иң күбе- номерлары укылмаган машинада йөрүчеләрдер. Мондыйлардан барлыгы 17 кешегә протоколлар төзелгән. Куркынычсызлык каешын тагарга иренгәннәр дә байтак. 9 машина йөртүче нәкъ менә шуның өчен җаваплылыкка тартылган. Җәяүлеләр арасында да юлны тиешле урында чыкмаган өчен 7, киемендә яктылык кайтаргыч элементлары булмаган 2 кешегә штраф түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта юл билгесенә игътибар бирмәгән 6, шунда ук туктап торган 2 машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылган. Соңгысына 1500 сум күләмендә штраф каралган. Телефоннан сөйләшеп барган бер машина йөртүче дә нәкъ шул күләмдә штраф түләячәк. Страховкасы булмаган килеш -7, страховкага язылмаган килеш - 2 машина йөртүче руль артына утырган. Документларын өйдә онытып калдырган 4 машина йөртүчегә исә киләчәктә игътибарлырак булсыннар дип киңәш бирәсе килә. Җәяүлегә юл бирмәгән бер машина йөртүче 1500 сум күләмендә, үзәктәге кибетләр каршында икенче рәт ясап туктаган тагын берсе - 2000 сум күләмендә штраф түләячәк. Балаларны махсус утыргычсыз йөрткән - бер, машинасы техник яктан төзек булмаган - 5 машина йөртүче дә җаваплылыкка тартылган. Бу урында шуны да әйтеп үтәсе килә, балалар өчен бары махсус утыргычлар гына кулланылырга тиеш, моның өчен башка әйберләр куллану кагыйдә бозуга тиң. Транспорт чарасын вакытында теркәмәгән машина йөртүчегә дә саллы штраф түләргә туры киләчәк. Беренче юлга бу - 800 сум булса, ел әйләнәсендә кабат эләккән очракта 5 мең сум штраф яисә 1-3 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүгә кадәр. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренә туктамаган бер машина йөртүчегә дә 800 сум штраф каралган. Ә менә тиешсез урында каршы як полосага чыккан машина йөртүчеләр өчен җәза тагын да катгыйрак. Шушы төр кагыйдә бозган 2 машина йөртүче беренче тапкырга 5 мең сум күләмендә штраф түләсә, ел эчендә тагын шушы ук кагыйдә бозу белән эләккән очракта- 1 елга йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәкләр.
Февраль башыннан төзелгән протоколлар саны исә азга гына кимегән. 62 кагыйдә бозу очрагының унөче - куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрү белән бәйле. Юл билгесе кушканны үтәмәүчеләр саны да 13 кә тигез.Инвалидлар урынына машинасын куйган 4 йөртүчегә 5әр мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Машина техник яктан төзексез булган - 8, номерлары укылмаган - 17, документларын өйдә онытып калдырган - 3, страховкасыз руль артына утырган - 1,баласын махсус утыргычка утырмаган - 1, вакытында машинасын теркәмәгән- 1 ,рулҗ артында телефоннан сөйләшеп барган- 1 машина йөртүчегә протоколлар төзелгән. Юлны тиешле җирдән чыкмаган бер җәяүлегә дә штраф түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта узган атнада ике вак юл һәлакәте теркәлгән.
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов район халкына исерек хәлдә яисә йөртү хокукы булмаган килеш машина йөртүчеләр турында хәбәр итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Сезнең шалтыратуларыгыз 2 - 15- 75, 2- 15- 80 номерлары аша аноним рәвештә кабул ителә. Юллардагы иминлек һәркайсыбызга кагыла. Битараф калмыйк, һәлакәтләрне булдырмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев