Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә исерекләр 30 мең түли

Июль аеның 30 көнендә (ә ул 31еннән килә) суд приставлары хезмәтенә, "тимер ат"та юл йөрү кагыйдәләрен бозып штрафны вакытында түләмәүчеләр буенча 113 мең сумлык 165 эш кергән.

Өлкән суд приставы Марсель Нурмиев әнә шундый саннар китерде. Әлеге эшләрнең 140ы беткән инде, суммасы 99 мең тәшкил итә. Аз икән дип фикерләргә ашыкмагыз, аның бит әле вакытында түләүчеләре гаять күп. Шуны гына әйтү дә җитә, исерек шофер 30 мең сум түләргә мәҗбүр.

Ел башыннан исәпләсәк, суд приставлары хезмәтенә штрафны вакытында түләмәгән 18 исерек шофер эше кергән. Ай ахырына түләмәгән 4 шофер гына калган. Кергән эшләренә күрә суммасы алай зур күренми. Өлкән суд приставына шулай дип мөрәҗәгать иттем.

- Эшләрнең күбесе 500 сумлык кына, күп очракта тизлекне тиешледән арттырган өчен санкциягә эләгүчеләр. Дөрес, 1000 сум штрафка тартылучылар да бар, - диде ул.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында приставларга 828 эш кергән, 845 мең сум тәшкил итә. Дөрес, аларның 520 мең сумлык 667се беткән санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшәеш