Әтнә таңы

Изгелеккә үлчәү юк

Һәрнәрсәнең бәһасе булырга тиештер кебек, тик менә изгелеккә үлчәү юк.

Бернинди акча белән дә үлчәп булмый аны. Шәфкатьлелек ункөнлеге барышында җыйналган 313 362 сум акча да әнә шул изгелек нәтиҗәсе. Тормыш тарафыннан кыерсытылган мөмкинлеге чикләнгән райондашларыбызның тормыш-көнкүрешен, әрнү-сызлануларының азын гына бул­са да җиңеләйтү өчен һәркем үзеннән өлеш кер­тергә тырышты. Күләм белән дә билгеләп булмый аны, аз, күп дип әйтү дә дөрес булмас, чөнки һәркем бу гамәлне ихластан башкарды. Шөкер, башкара алдык. Акча җыйдык та бетте, кая тота торганнардыр инде, дип тә уйлагансыздыр. Чөнки соңгы елларда бу акчаның ничек бүленгәнен үзебез дә белми калдык. Ә быел... быел икенче төрле, ачыктан-ачык эшләнде. Комиссия белән җыйналып, аның белән район Советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов җитәкчелек итте. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, "Изгелек" социаль үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова, ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Азат Гарипов, аның урынбасары Дамир Закиров, балалар табибы Нәкыя Бариева, шуларга өстәп үзебезнең катнашканны да әйтсәк, саллы комиссия бүлде акчаны. Карап, санап торганда байтак акча сыман иде үзе, тик бүлә башлагач җиткерә алмый интектек, һәркемгә күбрәк бирәсебез килде, монысы бернинди алдаусыз. Бездә хис өстенлек итсә, табиблар аек акыл, авыруның рәхимсезлеген, катлаулылыгын искәртте. Элекке еллардан аермалы буларак, быел авыр дәрәҗәдәге психик сырхаулар да исәпкә алынды. Исемнәрне санап тормыйм, ә менә кемнәргә, нинди төр авыруларга бирелгәнен үзегез карап чагыштырыгыз:

- инвалид-балалар (57 кеше)- 118500 сум;

- авыр диагнозлы (гемодиализ) инвалидлар (7 кеше) - 35000 сум;

- халыктан кергән гаризалар буенча матди ярдәм (6 кеше) - 23000 сум;

- коляскада утыручы инвалидлар (29 кеше)- 61600 сум;

- авыр психик тайпылышлы авырулар (7 кеше) - 14000 сум;

- авыр тормыш ситуациясендә калган балалар (19 кеше) - 49400 сум.

Моңа 59 инвалид баланы "Моя газета"га яздыртканнарын да исәпкә кертсәк, бу үзе үк 11862сум тора, җыйналган акча суммасы килеп чыга. Аз булса да, зурлап кабул итегез, Ходай һәркайсы­гызга җиңеллек бирсен!

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: