Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишеттегезме? Җамала Евровидение бәйгесендә җиңү яулады

14 май кичендә Стокһолм шәһәрендә узган 61нче Евровидение бәйгесендә Украина вәкиле, кырымтатар җырчысы Җамала беренче урын яулады. Икенче урында - Австралия, өченче урынны Русия вәкиле казанды. Беренче урынга Украинадан кырымтатар җырчысы Җамала иреште. Ул кырымтатар депортациясенә багышланган "1944" җыры белән 534 балл җыйды. Җамала җырны инглиз һәм кырымтатар телләрендә башкарды....

14 май кичендә Стокһолм шәһәрендә узган 61нче Евровидение бәйгесендә Украина вәкиле, кырымтатар җырчысы Җамала беренче урын яулады.

Икенче урында - Австралия, өченче урынны Русия вәкиле казанды.

Беренче урынга Украинадан кырымтатар җырчысы Җамала иреште.

Ул кырымтатар депортациясенә багышланган "1944" җыры белән 534 балл җыйды. Җамала җырны инглиз һәм кырымтатар телләрендә башкарды. Җамаланың җиңүе бәйге ахырына кадәр сер булып калды, жюри тавышларына тамашачылар биргән тавышлар да өстәлгәннән соң ул беренче урынга күтәрелде. Җиңүдән соң күз яшьләрен тыя алмаган Җамала һәркемгә тынычлык һәм мәхәббәт теләде. Австралия вәкиле Дэми Им 511 балл белән икенче урын казанды. Ул "Sound of Silence" ("Тынлык тавышы") җырын башкарды.

Букмейкерлар фаразына карамастан, Русия вәкиле Сергей Лазарев өченче урын гына алды. Аның "You Are the Only One" ("Син - бердәнбер") җыры 491 балл җыя алды. Евровидение җыр бәйгесе 61нче тапкыр үткәрелде. Узган ел "Heroes" җыры белән Швеция вәкиле Монс Сельмерлёв җиңгән иде, шуңа ул быел Стокһолм шәһәрендә узды. Киләсе елда Евровидение бәйгесе Украинада узачак.

Чыганак: http://www.azatliq.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев