Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Мәңгәр: гасырларга сузылган тарих

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Иске Мәңгәр авылы беренче мартәбә 1590-1591 елларда искә алына.

Гаять бай тарихлы авыллар бар. Еш кына аларның исемнәре зур авыллар янында югалыбрак та китә. Әмма, алтын җирдә югалмас дигәндәй, моңа карап кына аларның тарихта тоткан урыннары бер тамчы да кимеми.
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Иске Мәңгәр авылы беренче мартәбә 1590-1591 елларда искә алына. Билгеле булганча, бу чорда Иске Мәңгәр авылында урыс хөкүмәтенә хезмәт иткән татар морзалары – Исәй Утиев һәм Багыш князь Яушев яшәгәннәр. Матиш атлы немец яшәве турында да мәгълүматлар бар. Авыл тарихы буенча хезмәтләр моннан ике йөз еллар элек язылганлыгы билгеле. Мәңгәр турында  беренчеләрдән булып авылның беренче тарихчысы Сафкол хәзрәт Котый (1757-1835 елларда яшәгән) телгә ала. Соңрак Казан һәм Болгар шәһәрләре тарихы турында язылган китапта бөек галим Шиһабетдин Мәрҗани Мәңгәргә кагылышлы мәдәни фактлар, мәчетләр турында мәгълүматлар бирә. Авылның үзендә сакланган иң борынгы язма чыганаклар булып авыл янында урнашкан Иске зиратның кабер ташларындагы язмалар тора. Бу ташлар Казан ханлыгы һәм Казан урыслар кулына кергән чорга кагыла. 1927 елда татар язучысы, тел галиме, тарихчы, фольклорчы Гали Рәхим Иске Мәңгәр зиратын өйрәнеп, анда барлыгы 15 борынгы таш барлыгы турында яза. “Мәңгәр авылы зираты ташында “Мен елнын икенче яртысында Зөлхиджә аенда Чапкынның хатыны Дҗанай  солтан бу мәшәкатьле дөньядан мәңгелек дөньяга китте”, – дип язылган. Бу дата 1594 елга туры килә. Әтнә төбәгендә болгар кабиләләреннән башка Табын кабиләләре яшәгән. Табын кабиләсе – күп кенә төрек халыкларының килеп чыгышында катнашкан кабилә. Аның тарихы 1419 ел белән билгеләнә. Иске Мәңгәр зиратында Касыйм ханы булып торган Шаһ Гали хан кызы Акбикәнең кабер ташы да тарих өчен бик әһәмиятле”, – дип яза якташыбыз, күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов “Олы Мәңгәр авылы тарихы” китабында.
Танылган галимә, профессор Фирдәвес Гарипова үзенең “Авыллар һәм калалар тарихыннан” исемле китабында  “Мәңгәр авыллары үз йөзе булган борынгы авыллар” дип бәя бирә безнең якларга. ”Иске Мәңгәргә иң беренче Ути һәм Яуш исемле кешеләр килеп утырган. Яушлар Күшәр авылы белән бәйләнешле булганнар. Яушевлар 1887 елда Иске Мәңгәрдә мәчет салдырганнар... Авылда элек җирне өч унгә бүлеп йөрткәннәр. Ути уне – Ути нәселенеке, Яуш уне – Яуш нәселләренеке, килмешәкләр уне – читтән килүчеләрнеке. Иске Мәңгәр тирәсендә “Садыйк”, ”Җортый”, “Габидә”, ”Әхмәт” елга- инешләре,” Ак үрдәк”, “Әбекәй”, “Вахит” исеме алган чишмә – кизүләр ага. Халык хәтерендә сакланып калган легенда буенча, ”Ак үрдәк“ чишмәсе буенда морза малайлары суга килгән крестьян кызларын кимсетә, җәберли торган булганнар”, – дип яза ул.
“Ак үрдәк” чишмәсе турында бүгенге көндә авылның иң өлкән кешесе булган Фәрваз апа Хәкимуллинаның хатирәләре дә кызыклы. Ул бу урында электән нәзер әйтеп, ак үрдәк суеп, дога кыла торган булалар, дип хәтерли. Каенсар урманы эчендә Олы Мәңгәр бае Гатулланың дачасы булган, кырыйлары канәфер куаклары белән әйләндереп алынган, “Гөлбичә” дип аталган чәй эчә торган урыны булуы хакында да сөйли.
Моннан берничә ел элек авыл тарихы белән кызыксынучылар 1924 елда туган, әмма бүгенге көндә мәрхүм Зәки абый Рәхимов белән дә аралашалар. Ул Каенсар урманы янында хәйран ук хәллле тормышлы Галиәкбәр исемле бөкре бай яшәгәнлеге, урманның күпмедер өлеше, тегермәне булуы хакында өлкәннәрдән ишеткәннәре белән уртаклаша. Галиәкбәр бай үлгәч, Иске Мәңгәр зиратына күмү өчен авыл халкыннан рөхсәт сорыйлар. Халык риза булып, аның җәсәден Каенсар яныннан Иске Мәңгәр зиратына кадәр күтәреп менәләр. Шуның өчен һәр кешегә берәр сумнан сәдакә өләшәләр. Бу ул чор өчен бик зур акча булып, бу акчага ярты ат сатып алырга мөмкин булган.
Авыл өлкәннәре Иске Мәңгәрдә ике катлы бер генә йорт булуын, ул да булса Закирҗан мулла йорты икәнлеген хәтерли. Йорт хәзерге клуб бинасы торган урында урнашкан була. Закирҗан мулланы бик мәрхәмәтле кеше дип искә алалар. Соңрак муллага “халык дошманы” исеме тагыла, аны алып китәләр. Алдагы язмышы билгесез. Авылдан тагын бер “халык дошманы” – Ибраһим хаҗи Олы Мәңгәрнең дан тоткан Шахиәхмәт хәзрәтнең иң олы улы була. Шахиәхмәт хәзрәт танылган “Баянелхак” дигән өч томлык китап авторы. Ә менә Ибрахим хаҗиның улы Госман ага Ибраһимовны күпләр Олы Мәңгәр мәктәбенең данлыклы укытучысы дип ишетеп белә. Госман абый һәм аның тормыш иптәше – Ленин ордены кавалеры Рәйсә апа бик күп еллар бу мәктәптә балаларга лаеклы белем һәм тәрбия бирделәр. Бөек Ватан сугышы ветераны Госман ага әтисенең язмышы турында бары тик 52 ел вакыт узганнан соң гына белә. “1937 елның 28 декабрендә НКВДның “өчлеге” дин тотучылар арасында Советка каршы агитация алып баруда гаепләп, әтиемне атарга хөкем иткән. 1938 елның 5 гыйнварында Казандагы Кремль астындагы төрмәдә хөкем карары тормышка ашырылган”, – дип яза ул истәлекләрендә. (“Туган якны өйрәнү “музееннан алынган мәгълүматлардан).
Гаҗәеп матур, бай табигатьле Иске Мәңгәр авылы бүгенге көндә дә тырыш, уңган кешеләре белән дан тотып яши. Авылның киләчәге өчен чын күңелдән янып-көеп яшәүчеләр байтак биредә. Читтә яшәүчеләренең дә, бүген биредә маңгай тирен тамызып хезмәт куючылар да – барысының максаты бер, авыл яшәрсен, матурлансын. Күптән түгел 70ләп чыршы алып кайтып, ир-атлар аны зиратка аллея ясап, шулай ук авыл урамына матур итеп утыртып куйганнар. Чишмә-елгаларны карап тоталар. Авыл елдан-ел яшәрә – димәк, киләчәге дә өметле.

Белешмә
Авылда 87 хуҗалык бар, 67сендә кеше яши. Авылда клуб, кибет, медпункт, мәчет бар. Оптимизация җиле белән балалар бакчасы, мәктәпләр ябылган.
Авылда мәктәпкәчә яшьтә 14 бала, мәктәп укучылары – 16, студентлар – 6. Авыл урамнарына үзара салым акчасына асфальт түшәлгән, башка урамнарга да салырга җыеналар.
Иске Мәңгәрдә 72 мөгезле эре терлек исәпләнә, Шуның 30ы сыер. Авылда кош-корт, умарта, куян, сарык асраучылар да бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев