Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске полис белән йөрисезме? Ашыгыгыз!

Районыбызда 100гә якын кеше сәламәтлек саклау оешмаларына йөри торган иске полисын алыштырмаган. "Инде аннан соңрак алган, күләме буенча күпкә зуррак кәгазь полислар алучылар да бу полисларны электрон полисларга алыштыра башладылар, ә болар һаман йөри әле. Башта декабрь ахырына кадәр алыштырып бетерегез дип өйләренә дә шалтыраттык. Ваемсызлык шулкадәр көчле, алыштырмыйлар. Агымдагы...

Районыбызда 100гә якын кеше сәламәтлек саклау оешмаларына йөри торган иске полисын алыштырмаган.

"Инде аннан соңрак алган, күләме буенча күпкә зуррак кәгазь полислар алучылар да бу полисларны электрон полисларга алыштыра башладылар, ә болар һаман йөри әле. Башта декабрь ахырына кадәр алыштырып бетерегез дип өйләренә дә шалтыраттык. Ваемсызлык шулкадәр көчле, алыштырмыйлар. Агымдагы ел башлангач, безне кабул итмиләр, кая да бардык, кая да бардык...",- дип шалтыраталар. Сезне хәзер санаулы көн узуга бер җирдә дә кабул итмәячәкләр, чөнки бу полислар гамәлдән чыкты. Шуңа күрә тиз көннәрдә "Ак Барс мед" иминиятләү оешмасының Әтнәдәге бүлекчәсенә килеп, гариза язып, яңа полис алуыгыз кирәк. Кәгазь вариантын аласызмы, электрон вариантынмы, үзегез сайлый аласыз, икесе дә гамәлдә. Бу безгә генә түгел, иң элек сезнең үзегезгә кирәк", - дип аңлатмакчы булалар биредә эшләүче белгечләр.

- Моңа кадәр электрон карта алган булсагыз, анда сезнең ИНН номеры да бар. Бу карта да гамәлдә, тик хәзер мондый карталар бирү туктатылды. Ә алган кешеләр файдалана аласыз,- дип ачыклык кертә "Ак Барс мед" иминиятләү бүлекчәсенең сату буенча баш белгече Гөлүсә Бузунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев