Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рүзия Камаева: "Исләреңә төшәрмен"

Минсез бик күп еллар утәр… Берчак Исләреңә килеп төшәрмен дә, Капкан ашың йота алмый, торып Тәрәзгә карашын төбәрсең дә, Показать полностью.. Онытылган шигырь дәфтәреңне Эзләп алырсың ерак почмактан, Юллар арасыннан омтылгандай Табарга назларымны кочактан… Хәтер-энә сызландырыр казып, Ис(е)ңә төшәр учыңдагы кулым, Сагыш тулы, яш(е)рен куз карашым… Күләгәсе тиздэн аерылуның… Дәфтәр...

Минсез бик күп еллар утәр… Берчак
Исләреңә килеп төшәрмен дә,
Капкан ашың йота алмый, торып
Тәрәзгә карашын төбәрсең дә,

Онытылган шигырь дәфтәреңне
Эзләп алырсың ерак почмактан,
Юллар арасыннан омтылгандай
Табарга назларымны кочактан…
Хәтер-энә сызландырыр казып,
Ис(е)ңә төшәр учыңдагы кулым,
Сагыш тулы, яш(е)рен куз карашым…
Күләгәсе тиздэн аерылуның…
Дәфтәр битен үбә-үбә күккә
Карашыңны төбәрсең дә. Җаның
Сызланудан ачы яшең агар,
Аңлап вакыт дәваламаганын.
Мин булырмын бик ерак җирләрдә…
Ул илләргә бырып җитми хатлар.
Ул бары тик уйлар, төшләр иле,
Исеме дә аның шуңа- Хәтер!
Аңны ярып яшендәй уй узар,
-Мин бит сулыштай кирәк булганмын!-
… Дәфтәрдәге юллар биешерләр…
Сизми өстәлдә аш суынганын….

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев