“Исәнме, безнең врач апа...”
Вафатына 40 көн булганын билгеләп үткәннән соң гел аны уйлыйм. Күршебез Әминәне без, олы буын кешеләре, гел сагынып искә алабыз.
Без җиргә мәңгелеккә килмәгәнбез. Җырдагыча "йолдыздай балкып бер сүнәрбез". Күршем Әминә Шиһапова да балкыды да сүнде. Бик яхшы күрше, бик яхшы кеше иде ул. Хәл белешеп, тирә-күршеләрне барлап яшәдек. Шулай бер керүемдә башын аска игән дә, уйланып утыра. Әкрен генә дәштем. Сискәнеп куйды, күзләре шундый моңсу иде аның. Хәл-әхвәл белешкәч, сөйләшеп киттек. Һәм мин аңа: "Әминә, тормышымда синең ике мәртәбә мәрхәмәтеңне күрдем. Беренчесе, хәрби училищега китәр алдыннан кече улымны савыктырдың. Идән буяганда агуланып кан басымы көчле күтәрелгән иде. Үзең больницага менеп, укол салып төштең, улым савыгып укырга китте. Ә бит ул вакытта врач дигәне мине тыңлап та тормаган иде. Еллар үткәч, син минем үлеп барган энемә кан җибәрдең. Югыйсә, өч врач, ике шәфкать туташы тырышып караганнар иде. Уникеилле эчәктә "язва" ачылып, каны агып бетә язды. Кан тамырлары йомшаган. Дөрес итеп әйтә белмәм, төгәл хәтерләмим, соңыннан сине чакырдылар. Йөгереп мендең дә, бу эшне югары осталык белән башкардың. Күп тапкырлар рәхмәт укып яшәп, сиңа күптән тагын бер кат әйтәсе килгән рәхмәтем бу. Аллаһның рәхмәте яусын сиңа, исән бул!" - дидем. "Рәхмәтең өчен рәхмәт",- диде ул миңа. Кешеләрне хөрмәт итте, үз эшен яратты, ә туган авылы аңа һәрчак көч өстәп, яшәү чыганагы булды. Авылына кагылышлы сүз чыкса, Әминәнең күзләре очкынланып китә иде. Бу юлы да туган авылында булып, каберлеккә баруын, саубуллашып килүен әйтте. "Мәңгелеккә.." ,- дип өстәде. Кечкенә генә авыл, ә бит нинди якты җанлы кешеләр үскән. Әминәсе генә ни тора!
Бу тормыштан разый булып китте күршебез. "Язмышыма мин бик рәхмәтле, зур бәхет бирде. Ирем Марс әйбәт булды, бик юксынам, кояш баеганнан соң күңелне сары сагыш баса. Бер дигән кызларым бар, чәчәк кебек оныкларым үсә", - дип елмаеп, горурланып сөйләде. Очрашсак аерыла алмадык, соңгы очрашуыбызда да альбомнар, фотосурәтләрне берәмтекләп карап, хатирәләр барладык...
Мин аңа һәрчак "Исәнме, безнең врач апа...", дип дәшә идем. Йолдыз булып балкып, ул да китеп барды. Ә без, аның күршеләре аны сагынып искә алабыз, рухына дога кылабыз. Урыны оҗмахта булсын, йа Раббым!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев