Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!
Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту- исәннәрнең изге бурычы. Чөнки, һәммәбез дә, иртәме, соңмы, шунда барасы. Шуны истә тотып, без дә, ябынчылылар, 17 май көнне авыл зиратына җыелдык. 30-40 ел кул тимәгән бу урынга- картлар шулай ди. Дөрес, һәрбер нәсел үз туганнарының, әти-әниләренең каберләрен карап...
Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту- исәннәрнең изге бурычы. Чөнки, һәммәбез дә, иртәме, соңмы, шунда барасы. Шуны истә тотып, без дә, ябынчылылар, 17 май көнне авыл зиратына җыелдык. 30-40 ел кул тимәгән бу урынга- картлар шулай ди. Дөрес, һәрбер нәсел үз туганнарының, әти-әниләренең каберләрен карап тора, әмма болай авыл белән дәррәү кубып...
Әйе, купты авыл, Казан, Биектау, Әтнә, Комыргуҗа... каян гына кайтмаган иде авылдашларыбыз. Берәү дә буш кул килмәгән, кем бензопила, кем балта, кем сәнәк, кем тырма, чүп тутырырга капчыклар, бар да бар. Яше-карты җиң сызганып эшкә кереште, берәү дә читтә калмады, 10 яшьлек Эдуард та, тугызынчы дистәсен ваклаган Нагорный бистәсеннән кайткан Илдус абый да тик тормады. Аварга торган агачларны кисеп, черекләрен капчыкларга тутырып, зират читенә чыгарып куя бардык. Транспорт булмас инде, дип борчыла башлаган идек. Рәхмәт, "Шахтер" хуҗалыгы рәисе Әнәс Абдул улы Хәкимов берсүзсез ярдәм итте, транспортын да бирде, үзе килеп хәлләребезне дә белеп китте. Аллаһының олы рәхмәтләре яусын Сезгә, Әнәс абый!
Эш вакытында куанып йөрдем. Харис абый берүзе яшәп яткан, беткән авыл, дип йөри идем Ябынчыны. Бетмәгән авыл, бетмәячәк! Шундый тырыш, бердәм халкы бар авыл бетәмени?!
Эш көн кичкә авышкан вакытта гына туктады. Ел саен майның өченче шимбәсендә җыелышып, өмә ясарга сүз куешып таралыштык. Бу гамәлне оештырып, башлап йөрүче Талия Зиннәтулла кызына, Ләйлә Илияр кызына, Фәрит Вәлиуллинга, шәхси транспортлары белән ярдәм иткән Баһавиевларга һәм ару-талуны белми эшләгән барлык ябынчылыларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Ходай сезне ярдәменнән ташламасын, авылдашлар. Бу беренчесе, әмма соңгысы булмас, Алла боерса.
... Кайтып китәр алдыннан авыл урамнарын урыйм. Мәшһүр мәгърифәтче, дин галиме, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани туган нигезгә килеп чыктым. Ябынчының Шиһабетдине бит ул! Менә шуңа күрә генә дә җирле үзидарә җитәкчеләре шушы авылның ихтыяҗларына күбрәк игътибар итсәләр иде, авылны саклап калыр идек. Килер бер көн, туристлар килер төркем-төркем... Әмма монысы инде бөтенләй башка тарих.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 17:38Бәхет тукталышы Бүген ай нигәдер бик моңсу булып калыкты. Күк йөзендә үзенә урын тарсынгандай, сүрән генә елмаеп, болыт читенә сыенды. Аның йөзенә озаклап карап торсаң, менә-менә елап җибәрер шикелле тоела иде. Авыл өстенә таралган нурлары да башка кичләрдәге кебек түгел, нишләптер бик тонык күренә.9500
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.11900
-
8 август 2022 - 16:47Татарстанның бер районыныда Африка дуңгыз чумасы ачыкланган Спас районының Приволжский бистәсендә африка дуңгыз чумасы табылган.8100
-
8 август 2022 - 16:46АО «Транснефть - Прикамье» провело учебно-тренировочное занятие на болотистой местности АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое комплексное учебно-тренировочное занятие (КУТЗ) по ликвидации условного выхода нефти из трубопровода в заболоченной местности. Учение прошло на линейной части магистрального нефтепровода (МН) Сургут – Полоцк в зоне ответственности Удмуртского районного нефтепроводного управления (РНУ).4000
-
8 август 2022 - 15:45Татарстанда һава торышы үзгәрә башлаячак Республикада август ае өчен рекордлы эсселек урнашты.5100
-
8 август 2022 - 14:49Чиядән тәмле желе, ясап карагыз Чиядә тәмле генә түгел, ә файдалы да әле. Аның составындагы тимер анемияне җиңәргә дә ярдәм итә.8400
-
8 август 2022 - 13:29Ана капиталының мөмкинлекләре артты 2022 елда беренче балага бирелә торган ана капиталының күләме 524,5 мең сумны тәшкил итә.6500
-
8 август 2022 - 11:08Аюның кешегә ташлану факты расланмаган Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә Мари Эл Республикасының Куженер районында аюның кешегә һөҗүм итүе турында мәгълүмат киң таралган.8701
-
8 август 2022 - 10:18АО «Транснефть - Прикамье» – в числе лидеров среди организаций высокой социальной эффективности АО «Транснефть – Прикамье» заняло 2-е место во Всероссийском конкурсе «Российская организация высокой социальной эффективности» в номинации «За создание и развитие рабочих мест в организациях производственной сферы».4800
-
7 август 2022 - 16:42Йөртүче- исерекләр: ай саен арталар “Кызганычка каршы, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләр кимеми”, – ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Айнур Ямалиев.23000
-
7 август 2022 - 14:44Кыярдан тәмле салат Ясавы да җайлы, тәмле дә, качып үскән эре кыярлар да ярый.18000
-
7 август 2022 - 12:01Вейп «бүләге» — попкорн кебек үпкә Җир шарында һәр ун секунд саен (!) бер тәмәкече үлә. Сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип чаң суга. Якын киләчәктә хәлләр тагын да мөшкелләнәчәк, дип фаразлый алар. Ник дигәндә, соңгы елларда сөремле көпшәнең тагын да яманрак төре – электрон тәмәке, вейплар популярлашып китте. Бүген ул – олысыннан алып кечесенә кадәр – һәркемнең кулында. Вейп дигәнең бүген шәһәр яшьләрен генә түгел, авылдагыларын дә агулый.21000
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
29 июль 2022 - 13:18Күпьеллыктан сенаж мул була Районның күп күмәк хуҗалыкларында, шул исәптән «Тукай»да да икенче укостан сенаж салалар.29100
-
23 июль 2022 - 10:0224 % - өч район өлеше Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алган хәбәрләргә караганда, 18 июль көненә республикада 4299,7 тонна сөт савып алынган.67300
-
7 август 2022 - 08:00Әтнә-Күшәр юлы ремонтлана, сак булыгызРайон юлларында ремонт эшләре дәвам итә.25601
-
5 август 2022 - 10:05Мөгезле эре терлек тиреләре алабыз, эч майлары да җыябыз Телефон 89534083730,8962559293419900
-
5 август 2022 - 10:45Күрше Арча районында фаҗига Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Арча районы Наласа авылында яшәүче Зариповлар гаиләсенә дә бәла көтмәгәндә ишек кага.72300
-
5 август 2022 - 11:58Әтнәдә бакчалардан бәрәңге урлый башладылар Соңгы берничә көндә Олы Әтнә авылында шәхси хуҗалыклардан бәрәңге урлый башладылар.65900
-
7 август 2022 - 10:06“Ашкындылар. Үлемгә булган, күрәсең...” Оренбургның Шарлык районы Яңа Муса авылында Габитовлар гаиләсе белән хушлаштылар. Әлеге гаилә белән булган фаҗига интернет челтәрләрен шаулатты.51600
-
6 август 2022 - 10:02Район авылларының берсендә көтелмәгән хәл: күршесе күршесенең башына матик белән суга Районыбызның бер авылында да көтелмәгән хәл килеп чыга. Иртәнге якта бакчасында тыныч кына эшләп йөрүче ханымга күршесе, көтмәгәндә матик белән баш артына суга.50700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика