Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Исәр күңелең җитәр башыңа!"

Яз исе... Ярар инде, көлмә, ялгыш кына таныш санлы төймәләргә бастым. Җавабыңны көтми өздем, куркып, Тавышыңнан синең янә качтым. Әсирлеккә кылдай нечкә адым, "Исәр күңелең җитәр башыңа!" Юләр йөрәк кенә танго бии, Тынмый һич тә, оча, ашкына. Әрнү катыш ләззәт тынны буа, Яшәештән аңкый саз исе. Суга батмый, утка керми...

Яз исе...
Ярар инде, көлмә, ялгыш кына
таныш санлы төймәләргә бастым.
Җавабыңны көтми өздем, куркып,
Тавышыңнан синең янә качтым.

Әсирлеккә кылдай нечкә адым,
"Исәр күңелең җитәр башыңа!"
Юләр йөрәк кенә танго бии,
Тынмый һич тә, оча, ашкына.

Әрнү катыш ләззәт тынны буа,
Яшәештән аңкый саз исе.
Суга батмый, утка керми генә
Сөюләргә төренеп яшисе!
Күңел тоя инде яз исен...

24.02.18
Фәридә Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев