Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗтимагый палата белгечләре татарстанлыларга хокукый мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтәчәк

Борчыган проблемалар белән «Сезнең хокук» юридик үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. (Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Иҗтимагый палатасы белгечләре татарстанлыларга хокукый мәсьәләләрдә бушлай ярдәм күрсәтәчәк. Борчыган проблемалар белән Иҗтимагый палатаның хокукый мәсьәләләр, җәмәгать контроле һәм иҗтимагый экспертиза буенча комиссиясе әгъзасы Руслан Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге «Сезнең хокук» юридик үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул...

Борчыган проблемалар белән «Сезнең хокук» юридик үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Иҗтимагый палатасы белгечләре татарстанлыларга хокукый мәсьәләләрдә бушлай ярдәм күрсәтәчәк.

Борчыган проблемалар белән Иҗтимагый палатаның хокукый мәсьәләләр, җәмәгать контроле һәм иҗтимагый экспертиза буенча комиссиясе әгъзасы Руслан Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге «Сезнең хокук» юридик үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ул айның беренче һәм өченче җомгасында Чаллыда эшли. Биредә 16.00-17.00 сәгатьләрдә консультация алырга мөмкин.

Моннан тыш, Казанда яшәүчеләр айның беренче һәм өченче сишәмбесендә 15.00-17.00 сәгатьләрдә ТР Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсенә Шәймөхәммәтов белән очрашуга килә ала. Адресы: Гадел Кутуй урамы, 44а.

Үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап алу өчен 8-917-258-33-66 телефонына шалтыратырга яки pravo505@mail.ru электрон почтасына хат язарга кирәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/26/156799/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев