Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗтимагый совет хисап тотты - фоторепортаж

Бүген Әтнә район эчке эшләр бүлегендә Иҗтимагый совет җыелды.

Аның эшен совет җитәкчесе Эдуард Гарипов алып барды, катнашучыларны узган елгы эшчәнлек белән таныштырды.

Шулай ук Иҗтимагый совет эшендә район полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев   узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Хәл итәсе мәсьәләләре  хакында сөйләде.

 "Бер ел буе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе булмавын әйтте. Белмиләрме, белеп килмиләрне бүлеккә хезмәткәрләр кирәк. Аларны табарга сез дә ярдәм итегез. Белемле, көчле, сәламәт ир-егетләргә эш җитә бездә, "- диде ул. Аллага шөкер, районда җинаятьчелекнең зур булмавын, Әтнәнең тәртипле районнар рәтендә булуын билгеләп узды.

Совет эшендә Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов, район үзәк больницасы табибы Азат Гыймадиев та катнашты.

    Белгәнегезчә, районыбызда Иҗтимагый совет 2016 елдан бирле эшли.  Аның составы билгеләнде,  шулай ук советның төп бурычлары күрсәтелде. Иҗтимагый советның төп максатлары булып полиция эшчәнлеге турындагы мәгълүматне җәмәгатьчелеккә һәм халыкның зарын, тәкъдимнәрен полиция хезмәткәрләренә җиткезү торды.

Киңәшмә барышында агымдагы елда да  Иҗтимагый совет членнарын  кварталга бер тапкыр җыярга кирәклеге әйтелде, булган сорауларны үзара уртага салып сөйләшү кирәклеге  хакында да  фикерләштек.

Узган елгы эш уңай бәяләнде. Тулы язманы газетадан укырсыз.

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев