Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җитәкчеләр җавапка тартылды

Район прокуратурасы тарафыннан, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Әтнә бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәис Фазлыйәхмәтов белән берлектә тикшерү уздырылды. Бу хакта район прокуроры урынбасары Шамил САБИРОВ белән сөйләштек.

- Тикшерү "Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Әнәс Хәкимов катнашында үтте, - диде әңгәмәдәшем.

Биредә җир законнары таләпләре үтәлеше тикшерелде. Аренда килешүе нигезендә кулланылучы җир участогының максатчан кулланылмавы ачыкланды. Әйтик, 11,9 гектар мәйданлы әлеге авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә керүче участокта ком казып алу карьеры булдырганнар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура тарафыннан, вазифаи зат саналган Әнәс Хәкимовка карата, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексы буенча административ эш кузгатылды. Тикшерү материаллары, асылда каралыр өчен, Татарстан Республикасының Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе Федераль хезмәте Идарәсенең Әтнә бүлегенә җибәрелде. Шундый ук кимчелекләр "Мәңгәр" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы, "Тукай" һәм "Әтнәагрохим" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрендә дә ачыкланды. Әлеге хуҗалык субъектларының барлык җитәкчеләре дә 2000 сум күләмендә штраф йөзендә, административ җаваплылыкка тартылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев