Әтнә таңы

Җитәкчеләр ишетсен иде “Әтнә таңы“

Оныгыбыз өчен күңел тыныч Һәр чорның үз кыенлыгы булмый калмый икән. Элек авылыбызда мәктәп дүртьеллык кына булган. Безнең чорга мәктәбебез җидееллык булды. Авылыбыз мәктәбендә җиде класс белем алдык без. Шуннан соң мәктәп тугызьеллык булды. Рәттән 9 ел укый алды авылыбызда балалар. Бүгенге көндә мәктәбебез дүртьеллыкка калды. Оныгыбыз авылыбыз мәктәбен тәмамлап,...

Оныгыбыз өчен күңел тыныч

Һәр чорның үз кыенлыгы булмый калмый икән. Элек авылыбызда мәктәп дүртьеллык кына булган.

Безнең чорга мәктәбебез җидееллык булды. Авылыбыз мәктәбендә җиде класс белем алдык без. Шуннан соң мәктәп тугызьеллык булды. Рәттән 9 ел укый алды авылыбызда балалар. Бүгенге көндә мәктәбебез дүртьеллыкка калды. Оныгыбыз авылыбыз мәктәбен тәмамлап, "Күлле Киме" унберьеллык мәктәбенә 5 сыйныфка юллама алды. Рәхмәт, авылыбыз укытучыларына һәм повар булып эшләүче апаларына, көчләрен кызганмадылар. Күлле Киме мәктәбенә килгәч ияләнә алырлармы икән, дип борчылдык. Аллага шөкер, яңага тиз ияләнде оныгыбыз. Балаларга якын килә белделәр Күлле Киме укытучылары, рәхмәт аларга. Кайбер салкынрак, я буранлы көн булса, "Әллә бүген бармыйсың гына мәллә?" - дигәч, "Барам, мәктәптә бик рәхәт, күңелле анда," - дип җавап бирә улыбыз. Автобус шоферы Азат абыйлары да бик ягымлы укучы балаларга, көлеп каршы ала, елмаеп озата балаларны. Юллары хәвефсез булсын, әти-әниләр бик канәгать бу егеттән. Ашарга пешерүче апаларын да мактыйлар, "Бик тәмле итеп пешерәләр",-диләр балалар.

Киләчәктә беренче сыйныф балалары да Кимегә китәчәк икән, дигән имеш-мимеш сүзләр йөри. Әгәр шулай була торган булса, юлларны карап, автобус урамга килә алса әйбәт булыр иде, дип борчыла әниләр. Җитәкчеләр ишетсен иде бу әниләр гозерен Авылыбызга таш карьеры "кул сузымы" гына. Якташыбыз, яраткан шагыйребез Сибгат ага Хәкимов исемен горур йөртә Күлле Киме мәктәбе. Хөрмәтле укытучылар, без, Ары авылының әти-әниләре, әби-бабалары, сезгә эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын дип кенә телибез. Сез эшләп торганда, безнең күңелебез дә тыныч.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: