Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге айда изге гамәль

Изге рамазан аебыз да тәмамланып килә. Раббыбыз сызган юлга басучылар бөек сынау утәләр. Дин кардәшләребезгә ияреп, уразага хазерлеге җитеп бетмәгәннәр дә бу айда тыелганнан тыелып ,динебез кануннары кысаларына туры китереп яшәргә тырышалар. Аннан соң рамазан ае изге эшләр башкару, ярдәмләшү, бер-береңгә итагәтьле булу белән дә аерылып тора бит әле. Шушы...

Изге рамазан аебыз да тәмамланып килә. Раббыбыз сызган юлга басучылар бөек сынау утәләр. Дин кардәшләребезгә ияреп, уразага хазерлеге җитеп бетмәгәннәр дә бу айда

тыелганнан тыелып ,динебез кануннары кысаларына туры китереп яшәргә тырышалар.

Аннан соң рамазан ае изге эшләр башкару, ярдәмләшү, бер-береңгә итагәтьле булу белән

дә аерылып тора бит әле.

Шушы елның 27 июнендә районыбызның Кышлау авылында яшәүче Кобылова

Миннурый олы халәкәткә дучар була, яшеннән янгын чыгып йорт-курасы янып бетеп, өч

үсмер бала белән урамда кала. Билгеле йорт кирәк-яраклары да,кием-салым да юкка чыга.

Бу авыр хәлдә яшәргә мәҗбүри булган якташыбызга күмәкләшеп хәл кадәренчә хәрбере

без мадди ярдәм күрсәтә алса, рамазан аенда башкарылган бер изге адым булыр иде. Бәлки фитр-зәкәт сәдакаларын да ниятләүче кешеләр булыр. Ярдәмнең күләменнән читенсенергә кирәкми, биш сум да, илле сум да ярдәм булыр, тамчыдан күль җыела диләр. Авыл җирлеге хакимияте җитәкчеләре район үзәгендә еш очрашалар, күрсәтелгән ярдәмне җыеп тапшыруны оештырудан читтә калмаслар дип уйлыйсы килә. Әтнәдә яшәүчеләргә редакция дә булышлык итә ала.

Хөрмәтле дин кардәшләр, якташлар! Киләчәктә безне ни көткәнен беребез дә белми,

кем әйтә алыр андый хәлгә дучар булмамын дип. Бер-беребезнең игътибарына җиткерик,

оештырыйк, ясыйк изге аебызда изге адым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев