Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Изгелек” гел игелек юлында

“8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Түбән Шашы авылында гомер кичерүче Мәдехия һәм Фатыйх Абдулиннар гаиләсен котлап уздык.

Әлеге пар менә инде 62 ел иңне-иңгә куеп гомер кичерә һәм безнең үзәк карамагындагы мондый гаиләләр арасында иң өлкәне. Аларны куандыру үзебез өчен дә зур шатлык булды. Шулай ук, “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә ведомствоара патронажда торган балалар белән дә кызыклы чаралар үткәреп килә. Күптән түгел генә алар белән бергәләп ишегалды уеннары уздырдык. Рейдларга чыгып, үзебез патронажлык иткән гаиләләрне дә гел күз уңында тотып киләбез, һәркайсына ярдәм итәргә тырышабыз”, – дип хәбәр итте безгә бүлек җитәкчесе Зөлфирә Сәләхиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев