Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Картлар йорты...- югалып калдым

Картлар йорты... Кечерәк чакта ук өлкәннәрнең үзара аны телгә алып сөйләшкәнен ишетеп, бу урынның бик куркыныч, ямьсез урын булуы күңелгә сеңеп калган. Ни өчендер анда яшәүчеләр дә бик бәхетсез булып тоела иде. Яши-яши ул чактагы уйларымның сәбәбе дә ачыкланды төсле. Өлкәннәр үз киләчәкләре өчен борчылган икән, "кызым сиңа әйтәм, киленем...

Картлар йорты... Кечерәк чакта ук өлкәннәрнең үзара аны телгә алып сөйләшкәнен ишетеп, бу урынның бик куркыныч, ямьсез урын булуы күңелгә сеңеп калган. Ни өчендер анда яшәүчеләр дә бик бәхетсез булып тоела иде.

Яши-яши ул чактагы уйларымның сәбәбе дә ачыкланды төсле. Өлкәннәр үз киләчәкләре өчен борчылган икән, "кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла", дигәндәй, безнең күңелләргә дә моның ни дәрәҗәдә авыр булуын сеңдерергә тырышканнар. Шушы араларда Арчада урнашкан "Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт" социаль яклау дәүләт автоном учереждениесендә булырга туры килмәгән булса, минем дә картлар йорты турындагы фикерем шул балачактагы белән бер булыр иде, мөгаен. Әмма, шәһәр читендә матур-матур йортлар янәшәсендә урнашкан ике катлы бу бинаның ишек төбенә килеп туктауга, югалып калдым.

Иркен ишегалды, тирә якны ямьләп утырган чыршы агачлары, беседка, яңа гына бәйрәмнәр булганлыгын искәртүче матур итеп бизәлгән кар сыннары... Белми яныннан узганда,билләһи, балалар бакчасы дип уйларсың. Ишекне ачып, бинаның эченә үтәбез. Чисталык, гөлләр, идәндәге йомшак келәмнәр... Чисталык, тәртип, татар өйләренә генә хас рәхәт бер җылылык хөкем сөрә биредә. Әлеге йортның директоры Гөлназ Төхвәтуллина исә күптәнге танышларын күргәндәй якын итеп, ачык йөз белән каршы алды безне. Биредә эшли башлавына әле ике елга якын вакыт үткән генә булса да, чын күңелдән кул астындагылар өчен кайгыртып, эшен җиренә җиткереп башкаруы күз алдында. Ә бит кайчандыр гомеренең бер чоры мондый урын белән бәйле булыр дип башына да китермәгән Саба кызы. Мәктәпне тәмамлауга әтисе юлыннан китеп, икътисадчы белемен алган. Саба аграр көллиятен күтәрүдә үзеннән зур өлеш керткән, Сбербанкта хезмәт куйган. Бер уйлаганда икътисад белән социаль хезмәт арасында бер бәйләнеш тә юк кебек. Әмма Гөлназ өчен генә түгел. Дәү әни белән үскән кыз шул ул. Ислам кануннары буенча тәрбияләнгән. Кайда гына булмасын, аның киңәшләрен исеннән чыгармый, аның сүзләре - Гөлназ өчен тормыш кагыйдәләре. Өлкән кешегә хөрмәт - әнә шуларның берсе. Үзе дә ул : "Әби - бабай рәнҗешеннән бик нык куркам", - ди. Тыйнаклык, тырышлык белән бергә үҗәтлек, куйган максатларга ирешү, кеше сүзен аяк астына салмау, гомумән, кешелеклелек кебек асыл сыйфатлар да чит түгел аңа. Ә бит бирегә эшкә килер алдыннан ныклап кисәтәләр аны. " Анда төрлесе бар - исереге дә, тәртипсезе дә... Пычак тотып каршыңа чыгарга да мөмкиннәр... Түзәрсеңме? Кире уйламассыңмы?" Ике атна буена картлар йорты тирәсен ничәмә ничә тапкыр урагандыр Гөлназ, анысын үзе генә белә... Беренче тапкыр эш урынына килеп ишек төбендә кыңгырауга басып кергән Гөлназга биредәге сакчылар башта аптырап та кала. Янәсе, ничек инде җитәкче кеше шулай тавыш- тынсыз гына эшкә килсен, ди. Ике катлы бинаның эчен-тышын карап чыкканнан соң, башта кире уйларга микән әллә дип, бермәлгә югалып та кала. Тик... Алай ансат кына бирешә торганнардан түгел ул... Тормыш принцибы да - "Минеке кешенекеннән аз гына булса да ару булырга тиеш".

Җиң сызганып эшкә тотына Гөлназ. Күзгә күренми торган вак- төягеннән алып, тәрәзә- ишекләренә, идән- түшәмнәренә кадәр яңарта. Тиешле кешеләр белән очраша, кирәген сорый - үз дигәненә ирешә. Шунысы да бар, дәүләт тә өлкәннәр турында онытмый, аларны социаль яклауга зур әһәмият бирә. Гөлназның исә олы кешеләргә карата үз мөнәсәбәте - картайган көннәрендә тамаклары тук, урыннары йомшак, чиста булырга тиеш. Урын- җир чиста гына түгел, ап-ак та булсын - монысы кечкенәдән канына сеңгән. Кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә. Нәтиҗәдә, шартлар яхшырганнан яхшыра, картлар йорты 26 дан беренче урынга күтәрелә. Монда кемнән генә сорасаң, директорлары турында яхшыдан башканы ишетмәссең. Рәхмәтләре дә чын ихластан өлкәннәрнең...

Хатын- кызның бәхете иреннән дип юкка гына әйтмиләр безнең якларда. Ә бу яктан бәхетле, бик бәхетле Гөлназ. Яраткан ире - Ирек, гаиләләренең татлы җимешләре - ике кызы , әнисе, кайнанасы - аның өчен һәрвакыт терәк. Үзе бәхетле кеше генә шулай тирә- яктагыларны да бәхетле итәргә омтыла. Бүгенге көндә ул җитәкләгән картлар йортындагы ( бу йортны алай дип әйтергә тел дә әйләнми) 58 кеше туар һәр көнгә куанып яши, киләчәгенә өмет белән карый икән, аның кул астындагы 30 хезмәткәр үз эшләрен яратып, теләк белән башкара икән - димәк, ул дөрес юлда. Әнә шунысы куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев