ЯШЬЛӘР БЕРЛЕГЕ
Район мәдәният һәм спорт үзәгендә Аграр яшьләр бүлеген оештыру конференциясе булып узды.
Конференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Марат Сабирҗанов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Айрат Каюмов, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зөлфәр Галимуллин, шулай ук Казаннан килгән кунаклар да үз чыгышларында авыл яшьләренә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр. Өч сәгатькә якын барган конференциядә: "ТР аграр яшьләр берлеге һәм аның райондагы бүлекләренең эшчәнлеге, иң беренче чиратта, авыл яшьләренең җәмгыятьтә үз урынын табуына юнәлдерелгән. Икътисади, мәдәни, тәрбияви чаралар оештырып, авыл яшьләренең үсешенә җирлек булдыру - берлекнең төп максаты булып тора. Авыл яшьләренең мәгариф, эшмәкәрлек өлкәсендәге инициативасын тормышка ашырырлык программалар булдыру, сәламәт яшәү рәвешен, хезмәтне пропагандалау һәм авылларыбызны торгызу эше нәкъ менә әлеге берлек белән тормышка ашырыла. Безнең алда торган бурыч - әлеге берлекне безнең районда торгызып җибәрү", кебек сүзләр әйтелде. "ТРның яшьләр оешмалары Советы" региональ иҗтимагый оешмасының җитәкче урынбасары Руфия Рәфкать кызы Мөхәмәдиева да үз чыгышында авыл яшьләренең проблемаларын бергәләп хәл итәргә чакырды, шулай ук куйган максатка омтылырга кирәклеген ассызыклап үтте. Волонтер үзәкләре белән үзара хезмәттәшлек итүче бүлекнең әйдәп баручы белгечләре дә яшьләрне әлеге хезмәт белән якыннанрак таныштырдылар. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән кунаклар "Премиум консалтинг групп" компаниясе тарафыннан әзерләнгән "Гаиләле" һәм "Башлаучы фермер" программалары хакында сөйләделәр.
Дөресен әйтим, ТР Аграр яшьләр берлегенең Әтнә районы бүлеге оешу үзе бер зур вакыйга булды. Кирәк, кызыклы, булдырабыз, дип тотынганда эшләмәслек түгел. Районыбыз яшьләрен берләштерү, төрле хезмәтләргә җәлеп итү, вакытларын кызыклы итеп оештыру өчен дә менә дигән мөмкинлек тудыра. Биредә бүлекнең рәисе, составы да сайланды. Инде әйтелгәннәр кәгазьдә, сүздә генә калмас, тормышка ашар дигән өметтә калам.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.4600
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.17300
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.5200
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.9700
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5700
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.7700
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13000
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55600
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.5200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55600
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52801
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52800
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика