Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз истәлегенә

10 февральдә Олы Мәңгәр мәктәбенә район мәктәпләренең, Тукай исемендәге техникумның иң оста чаңгычылары җыйналды.

Традициягә әверелгән, әфганчы якташыбыз Илдар Сафиуллин истәлегенә район ярышы 12нче мәртәбә үткәрелде. Ул үзе дә иң көчле чаңгычы иде. Бу көнне аның рухы шат булгандыр, чөнки туган мәктәбе чаңгычылары 11нче мәртәбә Күчмә кубокны оттылар, аны мәңгелеккә үзләрендә калдырдылар. 9-еллык мәктәпләр арасында Сәфәргалиева Кадрия (О.Мәңгәр мәктәбе), Сәфәров Разил (Күшәр мәктәбе), 11-еллык мәктәпләр арасында Нургалиева Фәнүзә (О.Мәңгәр мәктәбе) һәм Шакиров Салават (Күңгәр мәктәбе) - җиңүчеләр.

Ярышны оештыруда ярдәм күрсәткән мәгариф бүлеге мөдире Каюмов Айратка, укучылар йорты директоры Зәйнуллин Илфирга, район спорт мәктәбе коллективына, Олы Мәңгәр мәктәбе дирекциясенә, пешекчеләргә, физкультура укытучысы Зиннәтов Фәрхәткә олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташ