Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгыннан саклану рейды

Янгын күзәтчеллеге хезмәткәрләре тарафыннан әледән-әле гражданнарның торак йортларын тикшерү рейдлары уздырыла. Бу күп балалы һәм авыр хәлле гаиләләр белән профилактика да дияргә була.

Түбән Бәрәскәнең Новая урамындагы тикшерү барышында, бер хуҗалыкның ишегалдында чүп-чар аунап ята, тузган, авария хәлендәге йортта янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәслек электр чыбыгы сузылган, мич төзек хәлдә түгел, идәндәге паласта электр плитәсе тора. Район күзәтчеллек эшчәнлеге бүлеге баш инспекторының, янгын куркынычсызлыгына кагылышлы дәгъвалары белән хуҗабикә килеште, чөнки бу хәл аны да борчый. Тик бу йортта тикшерү беренче тапкыр гына узмый, ә кимчелекләр элеккечә кала бирәләр.

Торак пунктларда янгын куркынычсызлыгы бе­лән бәйле җыелышлар уздырыла, Дәүләт янгын кү­зәтчеллеге хезмәткәрләре таләпләрне төгәл үтәү кирәклеге турында сөйлиләр, халыкның сорауларына җавап бирәләр. Статистика буенча, янгыннарның күпчелеге авыр хәлле гаиләләр яшәүче торак йортларда чыга. "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы ФЗ нигезендә җаваплылык милек хуҗалары яки аны кулланырга хокуклылар өстендә була. Тик янгында һәлак булудан да зуррак җаваплылык юк! Торак йортлардагы янгыннарның күпчелеге спиртлы эчемлекләр кулланучылар, антисоциаль тормыш рәвеше алып баручылар белән бәйле. Төп сәбәпләр - электр чыбыгының начар хәлдә булуы һәм электр белән җылыту приборларын дөрес кулланмау. Кызганычка каршы, кайберәүләр үз тормышларын куркыныч астына куюны аңларга теләмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев