Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЯРДӘМ ИТИК!

Быел кыш урталарыннан урнашкан салкын һава һәм атмосфераның югары басымы әлегәчә чигенергә теләми. Бу үз чиратында табигатьтә тискәре күренешләр китереп чыгарырга мөмкин: җиләк-җимеш агачлары өши, урманда да агачларга да зыян килә, кошлар, елга һәм күлдәге балыклар өчен дә озакка сузылган суыклар начар тәэсир итә.

Башка елларда кыш урталарында була торган чагыштырмача җылытулар нәтиҗәсендә елгага чишмәләр кушылган урында, тарлавыклар янәшәсендә бозлар катмый иде, сулыкларда булган балыклар өчен бу менә дигән кислородка туену урыны булса, быел әлеге күренеш күзәтелми. Шулай ук кошлар тәнендә тупланган энергиянең күп өлеше азык эзләп, тән температурасын төшермәс өчен, күп күләмдә тотыла. Барыбыз да белә, кышын алар өчен азык табу авырая, кар катламының тыгызлануы да файдага түгел.Туклыклы матдәләрнең кимүе, шул исәптән кислородның җитешмәве балыкларның күпләп үлүенә китерә. Мондый югалтуларны булдырмас өчен, мөмкинлегебез булганда барыбыз да кошлар өчен җимлекләр куеп, елга һәм күлләрдә бәке, тишекләр тишеп, нәни дусларыбызны үлемнән коткарып калырга тырышыйк! Бу безнең кешелек вазыйфабыз да бит әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев