Эшмәкәргә ярдәм кулы
ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен энергетика өлкәсендә кара-каршы субсидияләү (перекрестное субсидирование) һәм эшмәкәрләргә ярдәм программалары хакында брифинг уздырдылар.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков әйтүенчә, энергетикага кагылышлысы "Җылылык белән тәэмин итү турында"гы Федераль законга бәйле. Әлеге законнар башлыча Түбән Кама, Чаллы, Уруссу бистәсендә һәм өлешчә Казанда яшәүчеләргә генә кагыла. Әлегә кадәр фатирны энергия белән җылыту бәяләренең бер өлешен предприятиеләр каплады. Шуңа да, бездә башка субъектларга караганда азрак түләделәр. 10 сентябрьдән вәзгыять үзгәрә: дөрес, хөкүмәт бәяләрне 3 ел дәвамында субсидияләр ярдәмендә көйләп торачак. Ул субсидияне алыр өчен документлар пакеты минималь күләмдә кирәк булыр дип ышандыралар.
Видеоконференциянең икенче өлешендә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якубов чыгыш ясап: "Урта бизнесны җәелдерү буенча без Россиядә беренче унлыкка керәбез", - диде. Кече һәм урта бизнесның финанс әйләнеше үсү куанычлы хәл, республика бюджетына агучы суммалар да арта дигән сүз бу. Төп тема - "Эшмәкәрләргә ярдәм итү сайлап алу программасының I конкурсы нәтиҗәләре"н бәян итү булды. 2012 елдан конкурс кагыйдәләренә үзгәрешләр керде. Хәзер кайсы эшмәкәргә нинди күләмдә ярдәм кирәклекне Агентлыкта эшләүчеләр хәл итми. Моңа 15 кешедән торучы эксперт советының гына хокукы бар.
Конкурста Татарстанның 4 районыннан тыш, барысы да катнаша. Лизинг программасы буенча 600 млн. сум ярдәм суммасы каралган, 180 гариза килгән. Дөрес, 65ен кире кагырга өлгергәннәр дә инде. Социаль бизнес программасы буенча 102 млн.-нан артык суммага 646 компания дәгъва кылган. Инде 502се кире кагылган. Кыскасы, бу программа буенча һәр 6 гаризаның 5се кабул ителмәгән. Инновации программасы буенча 5 млн. ярым сумлык бәйгегә 100дән артык гариза килгән, 31ен кабул иткәннәр. Линар Якубов сүзләренә караганда, кире кагуның формаль сәбәпләре бик күп. Монда бланкларның дөрес тутырылмавы да, вакытында түләнмәгән әҗәт, бюджет бүлеп биргән акчаларны максатчан кулланмау да бар. Конкурс уздыруга финанс ягыннан 60 % күләмендә Россия Федерациясе һәм 40 % күләмендә Татарстан Республикасы ярдәм күрсәтә.
Кыскасы, кызыксынучылар булса, Агентлыкның махсус сайтында барлык мәгълүматлар да бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.6900
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.22700
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.6900
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.12700
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.6500
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.8800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13400
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.8500
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.59300
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53000
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.30304
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика