“ЯЗЫН БОЗЛАР АККАНДА”
Әтнә дәүләт драма театры 25-26 гыйнвар көннәрендә Зөлфәт Хәкимнең әнә шундый исемдәге музыкаль комедиясен сәхнәгә куя.
Кем ничектер, шәхсән үзем, үзебезнекеләр куйган һәр спектакльне көтеп алам. Концерт-тамашалар, спектакль уйнаучылар күп булса да, үзебезнекеләр җанга якын.
Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр алар нәни тамашачыларыбызны сөендереп, Илгиз Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Урман clab" спектаклен тәкъдим иттеләр. Яшь тамашачыларыбыз быелгы спектакльне дә яратып кабул итте. Күптән түгел коллектив Кукмара районында булып кайтты. Зур Сәрдек авылында һәм дә Кукмараның үзендә булып, көндезләрен яшь тамашачыларны сөендерсәләр, кич белән Хәй Вахитнең "Кияүләр" спектаклен уйнадылар.
- Кукмара тамашачысы спектакльләребезне яратып карадылар. 29 гыйнвар көнне Биектау районының Айбаш һәм Мәмдәл авылларында балалар өчен спектакль куябыз, 31е көнне ике спектакль: "Урман clab" һәм "Кияүләр" белән Мамадышка китәбез, - диде театрның директоры Ландыш Фазлыева.
Ә театр коллективы гел иҗатта. Гастрольләргә дә йөриләр. Шул ук вакытта яңа спектакль чыгарырга да әзерләнәләр. Һәм менә 25-26нче гыйнвар көннәрендә янә премьера. Тамашачылар хозурына яңа спектакль тәкъдим ителә. Ландыш белән дә сөйләшүебез нәкъ менә шуның хакында. Ул кыскача гына спектакльнең эчтәлеген сөйләп, күңелләрне җилкендереп куйса да, барлык серне дә чишеп бетерәсе килми. Югыйсә кызыгы китәр. Күзаллау өчен иң мөһимнәре дә тукталыйк. Әсәр композитор егет турында. Музыкаль комедиягә җырларны композитор Зөлфәт Хәким үзе иҗат иткән. Димәк, шәп булачак. Монысы бер. Икенчедән, спектакль заманча. Инде килеп иң кызыгын әйтергә кирәктер - спектакльдә барлык әйберләр дә хәрәкәтләнә. Ишекләр дә килә-китә, өстәлләр, диваннар да йөри.
"Язын бозлар акканда" спектаклендә 9 кеше уйный. Төп рольләрдә Сиринә Абдуллина (Ангелина), Зөһрә Галиева (Әлфисә), Нияз Заһидуллин (Вәяз), Фаяз Хөсәенов (Әмир), һәм дә Таһир Фәйзрахманов (Гакыйф), Гөлия Сибгатуллина (Нурдидә), Рәмис Галиев (военком), Марат Хәбибуллин (Әвеш Тәвешевич), Айгөл Гыйрфанова (Зөлфирә).
Зөлфәт Хәкимнең әсәре Әтнә сәхнәсендә беренче генә уйналмый. Театр сөюче тамашачының "Мин сине яратам" спектакле әле дә исендә. Кунак булып килгән Зөлфәт Хәким үзе дә артистлардан ким дулкынланмады ул чакта. Сәбәбе дә бар иде. Әтнәлеләр уйнаган спектакльне караганнан соң, журналистыбыз Сүрия Мингатинага биргән әңгәмәсендә:
- Чакыру алганнан бирле җаныма урын тапмадым. Ничә еллар элек, телевизор булмаган вакытта язылган әсәрне бүгенге көнгә туры китереп ничек уйнарлар икән, дип борчылдым. Ә тамашачы аны исе китеп күз яшьләре белән карады. Әтнә тамашачысының бәясе, әсәрне кабул итүе гади генә бәя түгел, аларның һәр сүзе ихлас, - дигән иде.
Автор бәлки бу спектакльне дә карарга кайтыр. Аның ышанычын аклыйсы иде!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.5100
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.5300
-
23 гыйнвар 2021 - 18:05"Своя колея 2021" Показ проекта "Своя колея 2021" состоится 23 января в 18:004800
-
23 гыйнвар 2021 - 15:50Җылыту приборларын кулланганда саклык чаралары Фиргать Мөхәмәтҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы5600
-
23 гыйнвар 2021 - 14:05“Туган тел елы” Районның барлык мәктәпләрендә дә “Туган тел елы”на рәсми рәвештә старт бирелгән.6400
-
23 гыйнвар 2021 - 09:30Тиз арада шалтырат! Әгәр дә уйламаганда коррупция күренешләре белән очрашсагыз, шалтыратыгыз.8600
-
23 гыйнвар 2021 - 08:15Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр7400
-
22 гыйнвар 2021 - 21:00Гыйнвар аеннан Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнгән.13000
-
22 гыйнвар 2021 - 18:05Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән Узган тәүлектә 82 кеше терелгән.10500
-
22 гыйнвар 2021 - 17:00Әтнәдә бүген кич хоккей булачак Олы Әтнә боз мәйданчыгын да, башлана 20:00 сәгатьтә.11700
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.24900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32600
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.97900
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.42200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика