Әтнә таңы

ЙӨРӘККӘ ЯКЫН ИСТӘЛЕК

"Урыс капкасы"... Татар авылы өчен исеме ят булса да, узган гасырның урталарыннан һәр татар йортының капка төбен бизәп торды ул.

Түбәләре киң итеп эшләнгән мондый капка төбендә кемнәр-кемнәргә мәхәббәт аңлатмаган да, кемнәр-кем дип күз яше түкмәгән. Кичке якларда, без клубка чыкканда әниләр, әбиләр шул капка төбендә утырып авыл хәлләрен сөйләшеп калалар иде. Ә җәйге чорда көтү куган чакта, көтүче килгәнен көтеп утырырга, яңгырдан ышыкланырга да шул капка төбе яшәсен. Әле берничә ел элек кенә шул капкаларны элек Актаныш якларында киң таралган түбәсез тимер капкага алыштыра башладылар. Андый капкаларның ниндие генә юк, төсләре дә төрле- төрле. Әле тагын яңа төр поликарбонаттан эшләнгән кыйммәтле капкалар да модага керде. Безнең урамда, мәсәлән, элеккеге "урыс" капкасы берничә хуҗалыкта гына калды. Яхшы- яхшы, төрле төстәге купшы капкаларны уза алмыйлар инде анысы. Тик менә яшь чагыбызның төсе булган элеккеге "урыс" капкасы барыбер күңелгә якын. Хәтерлим әле, әтием шушы капканы эшләгәнче, безнең капка урынына рәшәткә иде. "Әти капка эшләп куй инде", - дип, апам белән хәйран озак ялындык. Безнең ялынуларга, гомере буе кулыннан балта-чүкеч төшмәгән әтиемнең җавабы бер генә булды. Әллә уйнап, әллә чынлап: "Капка эшләсәм, мин үләм", - ди иде. Ә бит үзебезнең авылда да, тирә күрше авылларда да әти кулы тимәгән өйләр, мунчалар, беседкалар, са­райлар юктыр. Шул инде, "Итекченең итеге юк, чи­текченең читеге" дип ха­лык белми әйтми торган­дыр. Икәүләшеп көйли торгач, тәки ризалаштырдык әтине. Әле дә исемдә май ае иде бу. Әле бит эшли башлагач та, тыныч кына эшләтәләрмени. Әле берсе эшкә чакырып килә, әле берсе. Баганалары гына куелган килеш тә капка күпме торгандыр. Апам белән җизни кай­тып азрак селкеткәч, энесе Габделбәр абый менеп булыша торгач, көчкә тезелеп бетте ул. Һәм нинди итеп эшләнде. Таш баганалар тыгып калдырып, заманына күрә бик матур итеп эшләде аны әти. Әле шул капка эшләгән арада, авыл советына чыгып әни белән язылышып керергә дә өлгерде. Баштарак тормыш матавыгы белән вакыт булмагандыр инде, өйләр салып тормыш көтәсе булгандыр. Апам туган, ул үсеп буйга җиткәч мине алып кайтканнар. Һәм шулай итеп, миңа 14 яшь тулганда көчкә язылыштылар алар. Әле дә күз алдымда икәүләшеп урам буйлап кайтып кил­гәннәре. Элек бит язылышкан вакытта, хөкүмәт балдакка дип акча бирә иде. Ул вакыт өчен күп акча булгандырмы, әмма әтинең "Өйләнеп, сиңа ак­ча эшләп бирдем", дип әйткәне истә. Бу 1985 ел иде. Ул вакыттан инде күпме еллар үтте, күпме сулар акты. Әтием Фаяз да, аның энесе Габделбәр абый да күптән гүр ияләре. Әнием үлгәнгә дә өченче ел китте. Урыннары оҗмахта булсын, сүзләрем дога булып барсын. Капка һаман тора. Әтиемнең бу тормышта эшләгән эшләренә һәйкәл кебек күрәм аны. Нинди генә матур капкалар куймасыннар, әтием эшләгәнгә җитми. Чөнки аңа әтиемнең күңел җылысы кергән. Балаларына, онык­ларына үзеннән шулай итеп истәлек калдырган. Шулай булгач ни йөрәгем белән алыштырыйм аны. Капка миңа әтием кебек үк бик кадерле. Ә кадерле истәлекне югалту җаныңның бер өлешен югалту белән бер...

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: