Әтнә таңы

“Ялан тәпи килә идек”

"7 яшьлек чагым. Тамак ач. Аякка кияргә юк. Әни җәяүләп "Әләшә" бәйрәменә алып китте. Мин ашарга сорыйм. Әни Ходайга ялвара", - дип, 1940-41 еллардагы балачак хатирәләрен сөйли Яңа Кишеттән килгән Нурания апа Сибгатуллина.

"Барып кайтырга мидәт-куәт бир бу балага. Кайт­канда бер авылга алып кереп, чәй эчертер идем. Балам, аз гына түз, ди әни җан сыкравы белән. Әллә чынлап та, Ходай булышты, әллә әнинең күз яшьләре туктатты. Башка ашыйсым килмәде. Ул вакытта мондый матурлык, уңайлыклар юк иде. Баскычларны әйткән дә юк. Тау иде, мүкәләп диярлек менә идек. Чишмәсе бар, начар гына ага иде. Бәйрәм үткәндә бер алачыктан башка әйбер күрмәдем. Менә шундый чорда да килдек "Әләшә"гә. Хәзерге белән чагыштыра торган да түгел. Рәхмәт хуҗаларга, оеш­тыручыларга, из­ге урынның кадерен бе­лү­челәргә", - дип сүзен төгәлләде ул. Кадерлибез, чөнки урыны изге. Аннан да бигрәк ата-баба йоласы. Кайберәүләр бид­гать гамәл, дияргә яратсалар да, без аны кирәкле гамәл дип саныйбыз. Изгеләр каберлеген зиярәт кылуның, Кала тавына җыелып вәгазь тыңлауның, са­быйларның Коръән аятьләрен яттан сөй­ләүләрен, олылар белән беррәттән сәдака салуларын күрүнең бер начарлыгы да юк. Әнә шуңа да тормышыбыз тыныч.

"Язгы кыр эшләрен уңыш­лы башкарып чык­тык. Эшләребез уң килеп то­ра. Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламый..." - дип, эшләрнең барышы бе­лән таныштырып, үз фикерен белдерде "Тукай" хужалыгының рәисе Илфат Хәкимов та. Быел беренче тапкыр хуҗалык рәисе чыгыш ясады. Һәм биредә чыгыш ясаган һәр кешегә догалар языл­ган истәлек бүләкләре тапшырды. Хезмәт күр­сәткән Күәм һәм Түбән Көек авыл җирлекләре, аларга караган оешма хезмәткәрләре ихластан чәй табынын да да әзерләде, кайнар коймагыннан да авыз иттерде.

Реклама

Үткәрәбез "Әләшә" бәй­рәмен, чөнки, әҗерен кү­рәбез. Корылык елларда да Ходай Тәгалә яңгырыннан аермады, шуңа мохтаҗлык күр­мә­дек. Күп кенә районнардагы кебек быелгы боз сугулар да безне читләп үтте. Аллага шөкер, каберлек тә, чишмәсе дә караулы, елның-елында җыештырылып, чистар­тылып тора. Килгән-киткән кеше алдында йөзебез ак. Әнә бит кешедән ишетеп кайткан Камал артисты Әсхәт Хисмәтов та: "Күргәнем юк иде. Без Биләрне беләбез, шунда барабыз. Сездә барлыгын ишеткәч, кайтып күрәсе иттем. Үзгәрәк билгеле, тик күңелгә ятышлы. Караулы. Сабыйлар иманлы", - ди. Республиканың башка авылларыннан килүчеләр дә га­мәл­лә­ребезне хуплап, догалар кылдылар. Күәм, Каенсар мәчетләре куйган тартмаларга, каберлектәге савытларга сәдакалар салдылар. Имамнарыбызның чыгышларына сокландылар. Күңгәр һәм Түбән Көектән килгән Рубис һәм Илшат хәзрәт вәгазь сөйләгәндә "Гыйлемле икәнлекләре күренеп то­ра. Авызларына каратып сөйли беләләр", - диделәр Бәрәскәнеке­ләр, Әгерҗедән күчеп кайтып, Казанда яшәүче Рәйсә апа белән Гомәр абый Шакировлар. Тукай-Кырлайлылар да, кишетлеләр дә шул фи­кердә. Елдагы­ча ба­ла­ларның догалар­ны яттан укуларын да сокланып тыңладык. Меңьеллык имән янә­шәсенә җый­налып, Каен­сар мулласы Вагыйз абыйга кушылып, изгеләр рухына багышлап, Аллаһ ризалыгы өчен догалар кылдык. Елдагыча җомга намазы укылды.

"Әләшә" узганга берничә көн үтте. Ә колакта - Ру­бис абыйның үзәккә үткә­реп әйткән тәрбияви сүз­лә­ре, "Ак өмет" пансиона­тын­нан­­ кайткан Ибраһим, Гадел шәкертләр укыган догаларның кайтавазы... Кайда тыңлар идек әле!

Алып баручы Равил Садриев белән дә килешми мөмкин түгел, изге сүзләрнең берсе булма­са­ икенчесе күңелгә керә. Яши белмәгәннәребез­не туры юлга бастыра. Имансыз ук түгел бит әле без!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: