Яманлыгын күрмәдек...
Узып баручы Кара Аждаһа елы Кытай гороскобында иң бәхетле билгеләрдән санала. Ул зирәклек, гаделлек, озын гомер һәм байлыкны гәүдәләндерә. Дөрестән дә шундый булдымы ул? Киләсе Елан елыннан нәрсә көтәбез?
Азат Мөхәммәтҗанов, район башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы мөдире:
- Үзем Аждаһа елында тугангамы икән, бу елның начарлыгын күрмәдем, бик әйбәт булды. Дөрес, авырлыклары, килеп туган мәсьәләләре булды, тик барысы да уңай хәл ителде. Эштә дә, тормышта да барысы да яхшы. Киләсе Елан елы да иминлеге белән килсен, һәркемгә саулык бирсен, эшләп торган эшебез булсын, гаиләләребез тигез, тыныч яшәсеннәр, үзебез сәламәт булыйк, балаларыбыз, оныкларыбыз исән-сау булсын! Райондашларны Яңа ел белән котлыйм, бары изге теләкләр!
Гөлсинә Шакирова, "Изгелек" социаль яклау үзәге җитәкчесе:
- Аллага шөкер, Аждаһа елы игелекле булды, яманлыгын күрмәдем. Эшләп торырга эшебез бар, гаиләләребез тигез, тыныч. Ел ахыры нәтиҗә ясатамы, уйлап утырам, безнең оешма 2004 елдан эшли башлады, ул вакытта районда 40тан артык авыр хәлдәге бала бар иде, ә бүген аларның саны 10га калды. Авылларда бик начар хәлдәге гаиләләрнең тормышлары азрак җыйналды, яшәү культурасы артты. 2011 елда Грант откан идек, 2012 елда шул акчаны тотарга насыйп булды, әнә шул акчага әби-апаларыбызны Казанга Колшәриф мәчетенә, Камал театрына спектакльләр карарга алып бардык. Балаларга зоопарк, цирк күрсәттек, кызларыбызның хезмәте бу. Төрле җыелышларга йөрибез, шөкер итеп кайтабыз, безнең районда наркоман балалар юк, караучысыз калган балалар юк. Балаларны каһәрләү юк, хокук бозган балалар юк. Авыр, чарасыз калган ялгыз хатыннар юк, ә алар башка районнарда аз түгел, болар барысы да хезмәтебезнең нәтиҗәсе. Киләсе Елан елы да бәхете, иминлеге белән килсен. Сау-сәламәт булыйк, гаиләләребез тигез, тыныч булсын, зыян, бала хәсрәтләре күрмик! Яңа ел белән Сезне!
Надежда Гайнетдинова, Чишмәле Сап башлангыч мәктәбе укытучысы:
- Ел бик уңышлы үтте. Гаиләләребез тыныч, мәктәбебезне саклап кала алдык, өйдә дә, мәктәптә дә балаларыбыз исән-сау. 10 укучыбыз бар, җылы, ашарга җитә. Килә ел да уңышлы булсын. Безнең гаилә өчен шулай булырга охшап тора: гыйнвар аенда ирем Идрис белән бергәләп пенсиягә чыгабыз, игелеген күреп, сәламәтлектә, тигезлектә гомер итәргә язсын. Укучыларыбыз исән-сау булсын, балалар хәзер күп белә, ара-тирә үзебезне дә өйрәтәләр. Эшебезнең нәтиҗәсен күреп, сөенергә насыйп булсын!
Флера Фәтхуллина, Шимбер авылы пенсионеры
- Узган ел истәлекле булды, гаилә коруыбызга 50 ел тулганны билгеләп үттек. Икенче малайның да 25 еллык гаилә бәйрәме узды. Шөкер, барыбыз да таза-сау. Киләсе елның да тынычлыгын, яхшылыкларын күрергә язсын. Җитәкчеләребез дә безнең барлыкны, юл һәм кибет юклыкны онытмасын. Сәламәт булыйк, бала хәсрәтләре күрергә язмасын. Гаиләләр тигезлектә, тынычлыкта яшәсен!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Ихлас күңелдән без дә сезне Яңа 2013 ел белән котлыйбыз. Гаиләләрегезгә иминлек, бәхет-шатлык, һәркайсыгызга сәламәтлек телибез.
Бүген сез 2012 елның соңгы газетын кулыгызга аласыз. Киләсе елда бәлки кайберләрегез безнең белән бергә булмас та, чөнки 2013 елның беренче яртыеллыгына тиражыбыз күпме булганы әлегә билгесез. Әмма без ышанабыз, сез безнең беләндер. Газетаның киләсе саны 4 гыйнварда чыга.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 20:25Сигез кешене үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгардылар Армиядәге җинаяте өчен солдат 24 ел һәм алты айга каты режимлы колониягә озатыла.7800
-
21 гыйнвар 2021 - 19:10Коронавирусны «юк итәргә» сәләтле эчемлек билгеле Эффекты берничә сәгать булса, әлеге чәйне авызны чайкату өчен яисә Covid-19ның йогышлылыгын киметүче эчемлек итеп кулланып булачак.10001
-
21 гыйнвар 2021 - 18:10Йөзем иммунитетны күтәрә Виноградның барлык файдалы сыйфатлары кипкән җимештә дә саклана.4800
-
21 гыйнвар 2021 - 17:10Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февральдә тәмамлана Унберенче сыйныф укучылары гаризаны үзләре укый торган белем бирү оешмаларына бирә.4000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.21100
-
21 гыйнвар 2021 - 15:15Номерларын чистамы? Карап йөр... Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.7800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.22500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:1021 гыйнварга көндәлек йолдызнамә Бүген йолдызлар нәрсә киңәш итә икән7800
-
21 гыйнвар 2021 - 13:05Соңгы тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өендә дәвалана.7500
-
21 гыйнвар 2021 - 11:40Дәүләт хезмәтләре порталында коронавируска каршы прививка ясатуга язылырга мөмкин Портал ярдәмендә вакцинациягә бары тик яшәү урыны буенча медицина учреждениеләрендә генә язылып була.7800
-
21 гыйнвар 2021 - 10:05Татарстанда 2 айда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 мең шалтырату килгән Көн саен 122 бердәм номерына яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә.5700
-
21 гыйнвар 2021 - 09:00Татарстанда яшәүчеләр автомәктәпләрдә хокук бозулар турында кайнар линиягә аноним рәвештә хәбәр итә алалар Хәбәрләрне социаль челтәрләрдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми төркемнәренә җибәрергә мөмкин.6700
-
21 гыйнвар 2021 - 08:20Татарстан предприятиеләрендә коронавируска каршы вакцинация башланды Гыйнвар аенда республика тагын 190 мең доза «Спутник V»алачак.7200
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.20400
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.32500
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Теләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.32500
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.23800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.22500
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.21100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика