Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярый әле Сез бар!

19 майда Татарстанда матбугат көне билгеләп үтелә. Ә без тирән хөрмәт белән хәбәрчеләребезне искә алабыз.

Һәм рәхмәт әйтәбез. Ихлас котлавыбызны да кабул итегез, сау-сәламәт булып, бергәләп, бер-беребезне аңлап эшләп торыйк. Сездән башка без юк, чөнки төп мәгълүмат безгә сездән килә. Безнең язмаларны сезнең язмаларыгыз тулыландыралар. Сезнең киңәшләрегезгә дә мохтаҗ без, чөнки алар урынлы. Тәкъдимнәрегезне дә бик рәхәтләнеп кабул итәбез, чөнки сез берегез дә безгә битараф түгел. Бер эшне эшлибез, максатыбыз да бер - газетаны кызыклы, эчтәлекле итү, газета укучыларыбызның мәгълүматка булган ихтыяҗын тулыландыру. 3-4 журналист кына эшләп бетерә торган эш түгел бу... Соңгы яңалыклар да сездән килә. "Шундый кичә үтә, язам, фотосы булачак",- Равил Садриев белән Фидаил Кадимов ел дәвамында шулай сөендерәләр безне. Гөлнара Корбанова ничек бөтенесенә дә өлгерәдер. Илсур абый Шакировның, Шәүкәт абый Рәхимовның бер сулышта укыла торган язмаларына, хәбәрләренә таң калабыз.Назгөл апа Садриеваның ничә еллар бездән аерылмыйча, авыл хәбәрләрен җиткереп торуына сөенәбез. 86 яшендә дә хәбәрләр җиткереп торучы Мөршидә апабыз Ваһапова бар. Равил абый Минһаҗев, Казан каласында яшәп, каләмдәшләрен бәйрәм белән котлый бүген. Аның авылдашы Равил абый Җәләев язмаларын да яратып укыйсыз. Гомәр абый Шакиров, Җофар апа Вәлиева, Хәйдәр абый Галәвиев, Миңгазиз абый Зиннәтов, Ясминә апа Шакирова, Камил Бәйрәмов, Гөлзада Нәҗипова язмаларын да көтеп алабыз. Яшь хәбәрчеләребез бик күп. Калганнарыгызны телгә алмасам, үпкәли күрмәгез, йөзләгән Сез! Аллага шөкер! Сафыгыз кимемәсен, каләмегез үткен, гомерегез озын, гаиләгез тигез булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев