Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КҮЗЛӘРЕНДӘ ЯШЬ ИДЕ...

Яңгыр тамчылары бу күңеллелекне бозарга куркып, әз генә сибәләп киттеләр дә туктап калдылар. Гәрчә, яңгыр гына боза алмас иде инде бу күрешүне. Шат кыяфәтле, кулларына аллы- гөлле шарлар тоткан әти-әниләр, эне-сеңелләр, әбиләр, бабайлар - барысы-барысы балаларны каршы алырга дип җыелганнар.

Һәм менә ниһаять... Ур-ра-а-а !!! Балаларның шат авазлары мәдәният йорты каршында җыелган әти-әниләрнең сөенечле шау-шуы белән кушылып, тулы бер гүләүгә әйләнде. Тагын бер миз­гелдән автобустан җил­кә­ләренә "Эдельвейс - Татарстан" дип язылган са­ры футболкалы балалар тирә-якка сибелеште. Куанычлы авазлар са­гынышкан ба­лаларның күз яшьлә­ре бе­­лән алы­шынды. Чын­­нан да сагын­дырырлык булган шул. Егерме көн буе туган йорттан аерылып торуы бик җиңелләрдән бул­магандыр. Тик ничек ке­нә булмасын, респуб­лика данын яклап өй­рән­гән бу балаларның бер­рәттән Әтнәбез данын да Татарстаннан чит урыннарда яклап кайтуы, тырышлыкларының әҗерен күреп ял итү­лә­ре - үзләре һәм әти-әни­ләре өчен генә тү­гел, бөтен район халкы өчен дә горурлык. Олы хөр­мәткә ирешүләре өчен, иң беренче чиратта җи­тәкчеләре Алия Абдуллинага рәхмәтле алар. Шуңадыр Алия апалары күренүгә, дәррәү йөгереп барып үзен кочаклап та алдылар. Кочакларлык та шул, әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Гөлсинә Фәтхуллина сүзләре белән әйтсәк, "Бу - иң беренче чиратта Алиянең тырышлыгы". Шулай ук балаларны Кы­­рымга алып барган яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әй­дәп баручы белгече Фәридә Гыйльмулла кы­зы Җәләлетдинова бе­лән "Алчәчәк" бию кол­лективының хәзерге җи­тәк­чесе Миләүшә Вагыйз кы­зы Фазлыевага да зур рәх­мәтләрен җиткерде.

Татарстан Республикасы Президенты патронажлыгында, "Созвездие - Йолдызлык" чакыруы буенча Кырымда ял итеп кайткан "Алчәчәк" бию коллективы турында сүз барганлыгын аң­ла­ган­сыз­дыр инде. 20 баланы шундый ерак юлга алып чыгуны үз өстенә алган, аларга җил-яңгыр тидер­ми саклап алып кайткан Фәридә ханымның да тәэсирләре мулдан. "Мон­дый сәяхәтләр 12 ел буе оештырылып килә. Моннан берничә ел элек Татарстан делегациясе белән безнең районнан Әлфис Кәримов барган иде. Быел "Алчәчәк"тәге балаларга да насыйп булды. Барысы Татарстанның 43 районыннан 172 бала барды. 6 коллектив арасында бер безнеке генә район җирлегеннән. Оештыру дәрәҗәсе бик көчле иде, балаларның һәр сәгате, һәр минуты бушка үтмәслек итеп көйләнгән. Казаннан Симферополь шәһәренә хәтле поезд белән бардык, аннары автобуслар белән Симеиз поселогына алып килеп урнаштырдылар. Иң беренче чыгышыбыз Севастополь шәһәренең Офицерлар йорты мә­дәният йортында булды. Моряклар, алар арасында Татарстан егетләр дә байтак иде, чыгышыбызны бик җылы кабул иттеләр. Аннан соң "Артек" халыкара балалар үзәгендә дә, Симеиз поселогы халкы каршында да чыгышлар ясадык. Һәрбер чыгышыбыз алдыннан безнең коллективны "Татарстанның йө­­зек кашы, милли го­реф гадәтләрне җуй­ма­ган бердәнбер рай­оны - Әтнәдән, рес­пуб­­ли­ка­быз­ның энҗе бөр­­теге - "Ал­чәчәк" бию коллективы" дип игълан иттеләр. Бу минутларда күңелләр районыбыз өчен горурлык хисләре белән тула иде. Сәяхәтләрдә күп йөрдек, Дельфинарийда булдык, тросслар белән диңгез өстеннән 1234 метр биеклектәге Ай-Петри тавына мендек, шагыйрьләр мәдхия укыган мәңге гүзәл Бахчасарай каласына да экскурсиягә бардык.

Ә балаларга иң ошаганы - Севастополь шәһәрендә, сугыш вакытында 240 көн буе дошман чолганышында калып, каршылык күрсәткән 35нче яр буе батареясы урнашкан урынга сәяхәт булгандыр, мөгаен. Монда барысы да нәкъ шул вакыттагыча, бер нәрсәне дә үзгәртмәгәннәр. Геройларның фотосурәтләре белән эшләнгән панорама гына үзенчәлекле яңалык булып тора. Мәңгелек ут янында басып торганда балалар нәрсәләр кичергәндер, тик шунысы хак - мемориалдан чыкканда күбесенең күзләрендә яшь иде". Чыннан да, бик эчтәлекле, балалар күңелендә эз калдыра торган сәяхәт булган бу. Шуңа да балалар да, әти-әниләр дә оештыручыларга да, дөнья күрсәтеп кайткан апаларына да рәхмәтле. Ә безгә "Алчәчәк" бию коллективына киләчәктә иҗади уңышлар гына телисе кала. Кырымга сәяхәт сезнең иҗади мөмкинлекләрегезнең башы гына. Тагын да биегрәк үрләр яуларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев