Әтнә таңы

Кәҗә, кәҗәкәй

Элек-электән авылның ярлысы кә­җә, хәллерәге сыер асраган. Бәлки кәҗә халкына кимсетеп карау да шуннан киләдер. Халыкта: "Кәҗә асраган каргыштан чыкмас", "Кәҗә бар җирдә каза була", "Бер кәҗә ике күрше­не сугыштырыр" һәм башка шуның шикелле әйтемнәр күп. Алар башка йорт хайваннарына карата бик аз әйтелә.Кәҗәнең холкы да бик үзенчәлекле: ул ка­ракланырга...

Элек-электән авылның ярлысы кә­җә, хәллерәге сыер асраган.

Бәлки кәҗә халкына кимсетеп карау да шуннан киләдер. Халыкта: "Кәҗә асраган каргыштан чыкмас", "Кәҗә бар җирдә каза була", "Бер кәҗә ике күрше­не сугыштырыр" һәм башка шуның шикелле әйтемнәр күп. Алар башка йорт хайваннарына карата бик аз әйтелә.Кәҗәнең холкы да бик үзенчәлекле: ул ка­ракланырга ярата, тәкәббер, азык­­ка ка­рата нәзберек, үләнне сайлап, ара­­лап ашый. Суның чистасын гына эчә, агач ботакларын ярата. Аңа хәйләкәрлек­не дә Ходай мулдан биргән. Кыскасы, халык аңа "мөртәт" дигән исемне юкка гына бирмәгәндер. Кәҗә турында бик күп мәзәкләр, такмаклар йөри:

Әй, җизнәкәй, җизнәкәй,

Алып җибәр кәҗәкәй,

Саусаң сөте, суйсаң ите,

Налогы да бәләкәй.

Кәҗә кергән бакчага,

Кәбестәне ашарга.

Реклама

Таяк тотып чыксалар,

Хәзер тора качарга.

Кәҗә әдәби әсәрләрдә дә ярат­кан "герой". Г.Тукайның "Кәҗә бе­лән Сарык", шулай ук татар халык әкиятләрендә кәҗә акыллы, зирәк, хәйләкәр итеп сүрәтләнә.

Соңгы берничә елда кәҗәгә карата булган мөнәсәбәт кискен үзгәрде. Кеше сыердан бизеп кәҗә асрауга күчә бара. "Кәҗә - ярлының сыеры" дип әйтсәләр дә, мин моны халыкның ярлылануы дип санамыйм. Сыер асрау өчен киткән чыгымнар сыердан кергән продукция бәясеннән күпкә артык. Хезмәткә күнеккән авыл кешесе сыер асрауга киткән хезмәтен акчага санамый, санаса аерма тагын да зур булыр иде. Икмәк бәясенең туктаусыз арта баруы да сыер файдасына түгел. Ә менә кәҗә аз ашый, зур булмаган гаиләне сөт һәм сөт продуктлары белән тулысынча тәэмин итә ала. 5 айдан 2, 3 бәрән китерә. Елга ике тапкыр бәрәнләткәндә ул ит проб­лемасын да хәл итә дигән сүз. Кәҗәнең сөтеннән, итеннән үзенчәлекле ис килүе - кәҗәне дөрес асрамаудан гына. Аны тәкәдән аерым асрарга, үзен һәм абзарын чиста тотарга кирәк, бу вакытта бернинди ис тә булмаячак.

Соңгы елларда кәҗә сөтенең, дәвалау чарасы буларак популярлыгы арта бара. Ул сыер сөтеннән 3-4 мәртәбә кыйммәтрәк йөри, кәҗә токымлы да булса, ягъни сөтне мул бирсә, ул табыш та китерә ала. Хәзер кәҗә асрау белән шөгыльләнүче, сөтен эшкәртеп сатучы фермерлар саны арта бара, кәҗә сөте белән дәвалый торган санаторийлар ачыла. Халык акрынлап кәҗә сөтенең файдалы икәненә инана бара. Борынгы акыл ияләре, мәшһүр медицина әһелләре - Әбүгалисина, Гиппократ, борынгы мисырлылар да кәҗә сөте белән дәвалауга зур игътибар биргәннәр.

Авылның йөзе үзгәрә. Ул халыкның картая, азая, авыл табигатенең начарая баруында гына түгел, шәхси хуҗалыкларда сыерлар санының кискен кимүендә дә күренә. Моннан 10 еллап элек авылда йөзәрләгән сыердан торган ике зур көтү булса, хәзерге көндә бер көтү калды, анда да берничә дистә генә сыер бар. Хәзер авыл урамнарын тутырып көтүгә сыерлар чыкмый, иртәнге тынлыкны яңгыраткан чыбыркы шартлаулары, соңга калмасын дип, кычкыра-кычкыра сыерын көтүгә куалаган хуҗаларның тавышлары ишетелми диярлек. Ә авыл урамнарында иркенләп йөрүче, урамнарда, болыннарда арканлап куелган кәҗәләр саны арта бара.

"Кәҗәне макта, сыер асра" ди халык.Нишлисең бит, авыл халкы сайлап куйган хөкүмәтнең авылга карата алып барган сәясәте сыерлар санының гына түгел, ә авылның да акрынлап бетүенә китерә. Авылның бер җор теллесе әйтә торган иде: "Ат белән мужик заманы үтте, хәзер хатын белән сыер заманы". Ул заман да үтеп бара бугай. Заманны кәҗә белән карчык заманы дип үзгәртергә кирәк булмагае. Ярый, әлегә кәҗә асрап була.

Ходаем, аннан да аера күрмә!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: