Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның 26 районында язгы кыр эшләре башланды

Республиканың 26 муниципаль районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар. (Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште. Республиканың 26 муниципаль районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Министрлыкның оператив мәгълүматларына караганда, 2018 елның 17 апреленә...

Республиканың 26 муниципаль районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште. Республиканың 26 муниципаль районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлыкның оператив мәгълүматларына караганда, 2018 елның 17 апреленә көзге культуралар - 50,9 мең (планның - 10 проценты), күпьеллык үләннәр 18 мең (4 процент) гектар мәйданда тукландырылган.

Зәй районы аграрийлары көзге культураларга 12,8 мең гектар мәйданда ашлама керткән. Сарман районында әлеге эшләр - 11,6 мең (67 процент), Азнакай районында 6 мең (42 процент) гектарда башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев