Әтнә таңы

Кабак

Маһи әби быел язда Утыртты җиде кабак.

Аны үстерде, назлады,

Көнгә мең чыкты карап.

Көннәр үтә, кабак үсә,

Һәм сыймыйча бакчага

Күрше Мәлихә карчыкның

Бакчасына юл ала.

Кабакның очы кайда соң?

Маһи карчык читән аша

Ахирәте бакчасына,

Түзәлми, күзен сала.

Һәм ни күрсен, бакчасында

Утыра бер зур кабак.

Күршеләрнең талашына

Шул гына булды сәбәп.

Кем гаепле? Әллә Маһи,

Әллә Мәлихә әби?

Ахирәтләр арасында

Булды кинәт әллә ни.

"Бирим дисә колына

Чыгарып куяр юлына!

Үзе кереп үскән?" - диеп,

Реклама

Мәлихә әби куана...

Маһи карчык Ниса кызын

Үгетләргә маташты.

Тик яшьләр картлар сүзенә

Бер дә колак салмады.

Ник дигәндә, Ниса үзе

Гашыйк күрше Зиннурга.

Юк-бар мәшәкать кирәкми,

Кирәк эшне җайларга.

Төнлә Ниса күршесеннән

Үз кабагын чәлдергән.

Уртак кабактан ни ара

Бәлеш пешереп өлгергән.

Ахирәтләр, Зиннур, Ниса,

Чәй эчтеләр бергәләп.

Кабак турында сөйләшми,

Юк-бар сөйләп, көлгәләп.

Ах сине, тәртипсез кабак!

Синең белән эш харап.

Күршем бакчасына кереп

Итә яздың бит карак!

(Яңа Шашы урта мәктәбе китапханәчесе Гөлсинә Әхмәдуллина Фатих Хөснинең "Кабак" хикәясен шигъри юлларга салган).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: