Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабакны ни өчен яратырга кирәк

Кабакны яратып ашаучы бар, этеп кенә куючылар да җитәрлек. Кабакны ашарга өйрәнергә кирәк. Ни өченме? Беренче чиратта, кабак орлыклары цинкка бай. Моннан тыш кабакта клетчатка, органик кислоталар аз, шуңа да ул ашказаны-эчәк авырулары вакытында диетик азык буларак кулланыла. Чи яшелчә эчәклек эшчәнлеген көйли, эч катудан коткара. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм...

Кабакны яратып ашаучы бар, этеп кенә куючылар да җитәрлек. Кабакны ашарга өйрәнергә кирәк. Ни өченме?

Беренче чиратта, кабак орлыклары цинкка бай. Моннан тыш кабакта клетчатка, органик кислоталар аз, шуңа да ул ашказаны-эчәк авырулары вакытында диетик азык буларак кулланыла. Чи яшелчә эчәклек эшчәнлеген көйли, эч катудан коткара. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм организмда матдәләр алмашы бозылганда исә тары ярмасы кушып пешерелгән кабак ярдәмгә килә. Ә орлыкларыннан ясалган төнәтмә стенокардия вакытында авырту-сызлауларны баса.

Кабакта шулай ук туберкулез таякчыкларын үтерергә сәләтле матдә барлыгы да ачыкланган. Халыкта исә әлеге яшелчәне балага узган хатын-кызларның күңел болгануын басу өчен һәм климакс вакытында кулланалар. Ул авыртуларны җиңел кичерергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев