Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабат җир турында

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче юридик затларның һәм крестьян - фермер хуҗалыкларының агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эррозиягә каршы таләпләрнең дөрес үтәлмәү очраклары килеп чыгып тора. Җир участоклары хуҗалары үз участокларындагы агротехник күрсәткечләрне белергә һәм аны практикада кулланырга бурычлы. Кайбер хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре зур уңыш алуны максат итеп куеп, туфракка ашламаларны...

 

 

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче юридик затларның һәм крестьян - фермер хуҗалыкларының агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эррозиягә каршы таләпләрнең дөрес үтәлмәү очраклары килеп чыгып тора. Җир участоклары хуҗалары үз участокларындагы агротехник күрсәткечләрне белергә һәм аны практикада кулланырга бурычлы.

Кайбер хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре зур уңыш алуны максат итеп куеп, туфракка ашламаларны тиешле нормадан күпкә артык итеп кертәләр һәм нәтиҗәдә туфракка зыян китерәләр.

Җиргә кимендә 5 елга бер тапкыр агрохимик тикшерү уздырылуы шарт итеп куела. Тикшерү нәтиҗәсендә туфракта авыр металл калдыклары, пестицидлар, агрохимикатлар һәм башка куркыныч матдәләр барлыгы яки туфракның нормада булуы беленә. Җирдә зарарлы матдәләр күп булу нәтиҗәсендә пычранса, уңдырышлылыгы кимесә, җир участоклары хуҗалары агрохимик чаралар кулланырга тиеш. Бу чаралар үтәлмәгән очракта, Россия Фендерациясенең административ хокук бозулар Кодексы нигезендә җаваплылыкка тарту каралган. Авыл хуҗалыгы җирләрен агрохимик яктан тикшерү өчен мондый эшләргә лицензиясе булган оешмалар белән генә килешү төзергә кирәк.

Җир - безнең уртак байлыгыбыз. Ул кешеләрнең яшәү чыганагы, терлекләрне азык белән, сәнәгәтне чимал белән тәэмин итеп торучы. Җирнең уңдырышлылыгын саклау - дәүләт һәм муниципаль идарә органнарының, җир участогы хуҗаларының алыштыргысыз бурычы.

Рафис Низамиев, Татарстан буенча "Россельхознадзор"ның җир күзәтчелеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев