Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабат һәлакәт: могҗиза белән исән калганнар (+ФОТОЛАР)

Әлмәт районының 77 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге һәм 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, кара-каршы бәрелеп җимерелгән автомобильләрдән йөртүчеләрне алган. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» билгеләп үтүенчә, зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һаләкәте турындагы хәбәр алдагы көнне 9.03 сәгатьтә Әлмәт...

Әлмәт районының 77 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге һәм 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, кара-каршы бәрелеп җимерелгән автомобильләрдән йөртүчеләрне алган. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» билгеләп үтүенчә, зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һаләкәте турындагы хәбәр алдагы көнне 9.03 сәгатьтә Әлмәт районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына килеп ирешә. Юл фаҗигасе Казан-Оренбург юлының 199 нчы чакрымында килеп чыга. Анда «Лада Веста» һәм «Шкода Ети» машиналары бәрелешә.

Беренче автомобиль йөртүчесе машина кузовына кысылган булган. Аңа коткаручылар махсус инструмент ярдәмендә чыгарга булыша һәм ашыгыч ярдәм машинасына тапшыра. Икенче машина йөртүчене дә хастаханәгә озаталар.

http://matbugat.ru/

Чыганак: http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/12883-kүrshe-rayon-yulyinda-zur-һәlakәt-mogҗiza-belәn-isәn-kalgannar-%20fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев