Әтнә таңы

Кабат Әтнәдәге җир пайлары турында

Прокуратурага җир өлешләрен (җирнең пай участокларын) алырга ярдәм итүне сораган мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Элекке колхоз һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җирләрен приватизацияләү мөмкинлеге РСФСРның 1991 елгы Җир кодексында 8 һәм 9 маддәләрдә үк каралган. Әмма практикада авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрне приватизацияләү Россия Федерациясе Президентының 1991 елгы 27 декабрьдәге 323нче...

Реклама

Прокуратурага җир өлешләрен (җирнең пай участокларын) алырга ярдәм итүне сораган мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Элекке колхоз һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җирләрен приватизацияләү мөмкинлеге РСФСРның 1991 елгы Җир кодексында 8 һәм 9 маддәләрдә үк каралган. Әмма практикада авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрне приватизацияләү Россия Федерациясе Президентының 1991 елгы 27 декабрьдәге 323нче "Россиядә аграр реформалар уздыруның кичектергесез чаралары" дигән Указы һәм Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан аны тагын да үстереп кабул ителгән карарларыннан (1991 елның 29 декабрендәге 86нчы "Колхоз һәм совхозларны үзгәртеп кору тәртибе турында" һәм 1992 елның 4 сентябрендәге 708нче "Агросәнәгать комплексындагы преприятиләрне приватизацияләү һәм үзгәртеп кору тәртибе турында") башланды. Ул чорда гамәлдә булган колхоз һәм совхозлар үзләре үк 1993 елның 1 гыйнварына кадәр үзгәртеп корылырга, ә нәтиҗәдә кабат төзелгән предприятиеләр оешу-хокукый формаларын теркәргә тиешләр. Шул ук вакытта үзгәртеп корылучы хуҗалыкның әгъзалары (хезмәт коллективы карары буенча - шулай ук пенсионерлар, соөиаль өлкә хезмәткәрләре һ.б.), хуҗалыктан чыкканда натуралата һәм кабат оешкан авыл хуҗалыгы предприятиесенең устав капиталына яки пай фондына кертә алган милек һәм җир өлешләренә ия булдылар. Моннан соң, беренчедән, барлык җир өлеше милекчеләренә аларның гаризалары буенча Россия Федерациясе Президентының 1993 елның 27 октябрендәге 1767нче Указы белән расланган формада җир өлешенә милек хокукы турында шәһадәтнамә бирү, икенчедән, җир өлешләрен авыл хуҗалыгы оешмасы устав капиталына биргән очракта, тиешле язмача килешү төзү (Россия Федерациясенең 1996 елның 7 мартындагы 337нче Указы, Россия Федерациясе хөкүмәтенең 1995 елның 1 февралендәге 96нчы карары) каралган. Тик бу вакытка аграр комплексындагы предприятиеләрне үзгәртеп кору башлыча тәмамланган иде. Шулай да үзенең җир өлешен кулланып һәм аңа хокукны югалтучы хезмәткәрләрнең күбесенә, җир ресурслары һәм җир төзелеше комитетлары тарафыннан тиешле тикшерү уздырмыйча гына җир өлешенә милек хокукы буенча шәһадәтнамә бирелгән. Россия Федерациясенең 1991 елның 29 декабрендәге 86нчы "Колхоз һәм совхозларны үзгәртеп кору тәртибе турында"гы карары нигезендә, җир өлеше милекчесе хуҗалык эчендәге комиссиягә гариза бирергә тиеш һәм анда җир өлешен куллануның бер формасын күрсәтергә: җир өлеше суммасына крестьян яки башка төр хуҗалыкны төзү максаты белән төзелеш чыганаклары алырга; пайны оештыру кертеме сыйфатында акционер җәмгыятькә тапшырырга; пайны башка хезмәткәрләргә сатарга тиеш булган. Россия Федерациясе хөкүмәтенең 1991 елның 29 декабрендәге 86нчы "Колхоз һәм совхозларны үзгәртеп кору тәртибе турында"гы карары нигезендә, хуҗалык эчендәге комиссия җирне приватизацияләү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үзгәртеп кору максатыннан төзелгән. Әлеге комиссиягә гариза биргән вакытта граждан җир өлеше милекчесе булып тормаган. Ул, аны алуны дәгъвалаучы зат, ә хуҗалык эчендәге комиссиянең бурычына граждан җир өлешен алырга хокукы булуын белдерүче исемлеккә керәме һәм аны бу исемлеккә кертергәме икәнлекне билгеләү кергән. Хуҗалык эчендәге комиссия барлык документларны әзерләп, аларны муниципаль берәмлек органнарына гына тапшырган. Россия Федерациясенең 1995 елның 1 февралендәге "Җир өлешләре һәм милек пайлары милекчеләре хокукын башкару тәртибе турында"гы җир өлешләренә һәм милек пайларына хокук турындагы документларны әзерләү һәм бирү буенча Рекомендацияләр нигезендә, җир өлешенә милек хокукы туу мизгеле булып, район хакимияте тарафыннан җирне уртак милекчелеккә тапшыру турындагы карарны кабул итү датасы тора. 1990 елларда илдә үткәрелгән приватизацияләр нәтиҗәсендә, колхозларда һәм башка авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләгән гражданнарга, шулай ук колхозда эшләп пенсиягә чыкканнарга, авыл җирендәге мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният хезмәткәрләренә пайлар бүлеп бирелде. Җирле үзидарәнең бу хактагы карарларын район архивларында, шул исәптән, бәлки, милек хокукы турында шәһадәтнамә дә булгандыр, аны, гадәттә, 1997 елда күчемсез милеккә хокукны теркәү буенча закон гамәлгә кергәнче бирделәр. Президентның 1993 елның 27 октябрендәге Указы нигезендә җир өлешләренә милек хокукы турындагы шәһадәтнамәләр, үзгәртеп корылучы колхоз һәм совхозлардагы элекке хезмәткәрләрнең инде болай да булган хокукларын теркәргә һәм расларга тиешләр иде, шуңа күрә аларны хокукый ныгытучы яки хокукый раслаучы документлар сыйфатында карарга мөмкин. Җир участокларын шәхси милек итеп алу тәртибе, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы куллануындагы җирләр әйләнеше турындагы, әмма җир участокларын шәхси милек итеп бушлай күчерү каралмаган, Закон белән билгеләнә. Әлеге законны, шулай ук кайбер башкаларны (авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм 2001 елның 21 декабрендәге 178нче "Дәүләт һәм муниципаль милекне приватизацияләү турында"гы Федераль Закон) кабул итү сәбәпле, Россия Федерациясе хөкүмәтенең совхоз һәм колхозларны үзгәртеп кору буенча югарыда күрсәтелгән карарлары көчен югалтты һәм хәтта үз вакытында үзгәртеп кору үткәрелмәгән булса да кулланыла алмыйлар. Колхозларны үзгәртеп кору вакытында җирләрне приватизацияләү һәм колхозларны үзгәртеп кору буенча, җир өлешләрен һәм пай милкен алырга хокуклы затлар исемлеген төзүче, хуҗалык эчендәге комиссия булырга тиеш иде. Документларны әзерләү һәм бирү буенча барлык материаллар җирле хакимият архивында сакланырга тиеш, әлеге хуҗалыкның хезмәткәре, мөгаен, колхоз әгъзасы да буларак, җир өлешенә хокукыгыз булгандыр. Бүгенге көндә җир өлеше милекчеләре билгеле, кемнеңдер җир өлеше варисларга күчте, алынмый калган җир өлешенең бер өлеше - муниципалитет милке. Шул ук вакытта Россия Федерациясенең гражданлык процессуаль кодексының 3нче маддәсе кагыйдәләре нигезендә, гражданнар бозылган яисә бәхәсле хокукларын, ирекләрен яки законлы мәнфәгатьләрен даулап, судка мөрәҗәгать итә алалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: