Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабат Әтнәдән китәргә кирәк

Иртәгә тагын Әтнәдән китәм... Күңелем, йөрәгем, хисләрем, уйларым туган авылым Олы Әтнәдә кала... Дөнья хәлен белеп булмый, булырмы әйләнеп кайтып... Яшем дә 65тән узды, беренче тапкыр Әтнәдән әти-әни белән күченеп киткәнгәдә 55 ел узып бара... Әтнә минем кадерле, истәлекле, аянычлы бала чагым, беренче мәктәбем, беренче классым, беренче укытучым... Шуларны башымнан...

Иртәгә тагын Әтнәдән китәм... Күңелем, йөрәгем, хисләрем, уйларым туган авылым Олы Әтнәдә кала...

Дөнья хәлен белеп булмый, булырмы әйләнеп кайтып... Яшем дә 65тән узды, беренче тапкыр Әтнәдән әти-әни белән күченеп киткәнгәдә 55 ел узып бара... Әтнә минем кадерле, истәлекле, аянычлы бала чагым, беренче мәктәбем, беренче классым, беренче укытучым...

Шуларны башымнан уздырып, үземнең Әтнә белән очрашуымда туган хисләремне, кичерешләремне, фикерләремне, күңелемә бик ятышлы, бик якын "Әтнә таңы" газетасы аша белдерергә булдым. Газета редакциясенә алдан зур рәхмәтемне белдерәм, эшләрендә зур уңышлар телим.

Туган як һәркемгә дә бик кадерле, ул бер генә. Шулай да минем туган ягым Олы Әтнә авылы, Әтнә районы бик күп мин йөргән, мин күргән җирләрдән, үзенең зур, матур, кояш кебек якты авыллары, төзек, чиста юллары, игенле басулары, кырлары, яшел урманнары, искиткеч матур йортлары, киң чәчәкле урамнары, яңа төзелгән мәшһүр биналары белән аерылып тора.

Ул Ашыт буйлары, бормалы-бормалы су юллары, андагы аккошлар гаиләсе, йөзеп йөргән үрдәкләр - үзләре бер әкият!

Мин ел саен, ерак юлларны якынайтып, бөтен көчемне җыеп, исән туганнарымның хәлләрен белергә, үлгән туганнарымның каберен күрергә диеп туган якларыма кайтып, туган якның һаваларын сулап, чишмә суларын эчеп, үземә көч һәм илһам алып, тагын ерак Урал таулары артына китәм.

Туган якларга кайткач, мин берничә авыл зиратында булам. Анда да тәртип, чисталыкны күреп, күңел шатлана.

Беркемгә дә сер түгел, шәһәр җирендә бер йортта торган кешеләр дә күбесе берсе-берсен белмиләр, сәламләмиләр. Ә Әтнәдә, авыллрда олысы-кечесе сиңа "исәнмесез!" диеп дәшәләр, бер тапкыр күрмәсәләр дә.

Бигрәк тә үземнең чын ихтирамымны ЗАГС мөдиренә җиткерәсем килә. Кызганычка каршы, мин аның исем-фамилиясендә сорамадым. Быел кайткач Әтнәгә иң зур йомышым әлеге бүлеккә иде. Искиткеч мөлаем, җитез яшь ханым мине бик яхшы каршы алды, игътибар белән үтенечемне тыңлады һәм 10 минут эчендә барын да эшләп тә бирде. Үз гомеремдә күр оешмаларга гозер белән мөрәҗәгать итәргә туры килде. Әмма биредәге кебек тәртип, мондый профессинальлек, кешегә яхшы караш еш очрамый.

Әтнәнең пироглары да тәмле. "Атнинка"сы гына ни тора. Аны үзем белән күчтәнәчкә алып киттем.

Сүземне "Әтнә, уңышлар сезгә", - диеп тәмамлыйсым килә. Хушыгызү Киләсе очрашуларга кадәр, Әтнә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев