Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабул булсын догалар

Яңа гына динебез буенча иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп уздык. Шушы уңайдан "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы авылдашларга бик зур бүләк әзерләде. Корбанга тана чалып, зурлап аш үткәрделәр биредә. Анда авылның мәчет мөтәвәллияте әһелләре, җирлеккә кергән авыллардан абыстайлар һәм муллалар чакырулы иде. Биредә вәгазьләр әйтелде. Коръәннән сурәләр укылды. Авылның...

Яңа гына динебез буенча иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп уздык.

Шушы уңайдан "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы авылдашларга бик зур бүләк әзерләде. Корбанга тана чалып, зурлап аш үткәрделәр биредә. Анда авылның мәчет мөтәвәллияте әһелләре, җирлеккә кергән авыллардан абыстайлар һәм муллалар чакырулы иде. Биредә вәгазьләр әйтелде. Коръәннән сурәләр укылды. Авылның бер ялгызы гомер итүче өлкәннәренә дә өлеш чыгарылды. Кырык килограмм итне Яңа Кенәр балалар йортына да илтеп кайттылар. Әлеге изге эшне башкаручыларга, "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Шәриповка авыл халкы бик рәхмәтле булып калды. "Киләчәктә дә исән-сау эшләргә язсын, күмәк хуҗалыгыбыз алга барсын, аның җитәкчеләренә уңышлар гына насыйп булсын", - дигән теләктә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев