Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бербөтен итеп кабул итә алмадым

Әтнә дәүләт драма театрының яңа премьерасын зур кызыксыну белән белән көтеп алдым. Күпне өмет итәргә җирлек тә бар иде: моңа кадәр куйган спектакльләре, бигрәк тә Т. Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Мулла" тамашачыда гел уңай фикер калдырды бит.

Бу юлы да хәзерге заманның иң билгеле драматургларының берсе булган Зөлфәт Хәким әсәрен сайлаганнар. Бу автор тирән фикерләре, заманның, дөресрәге, бүгенгенең иң борчый торган мәсьәләләрен күтәрүе, нечкә юморы, ачы сатирасы белән башкалардан нык аерылып тора, шуңа күрә режиссерның "Язын бозлар акканда" комедиясенә тукталуы курку катнаш соклану уята.

Пәрдә күтәрелүгә, сәхнәдә пәйда булган декорация театрның иң уңышлы табышларының берсе, дияр идем. Ятьмәгә эләккән балыклар- тормыш мәшәкатьләре белән әвәрә килүче адәм балалары да, аларның каршылыклар кармагына эләккән хыял- өметләре дә... Хәер, тормыш үзе шул ятьмә бит инде ул, ян-яктагы ерткыч балыклар кебек кабып йотарга да, койрыгын тоттырмаганы сыман кулдан шуарга да әзер тора. Кешеләр генә менә язмыш дәрьясындагы балыклармы әллә балыкчылармы? Шул дәрьядагы аерым кеше тормышы- үзе бер утрау, башкаларның көймәләре ярга я вакытлыча, я гомерлеккә туктала...

Әлеге күренеш сине әкренләп сәхнә дөньясына алып кереп китә, бүгенге тормыш- вәзгыять турында уйландыра, кайбер хәлләргә нәфрәт, аерым геройларның күңел һәм хисләр сафлыгына соклану уята.

Кызганычка каршы, алга таба мин спектакльне шундый бербөтен итеп кабул итә алмадым, артистлар уены аны кисәкләргә бүлде дә ташлады.х

Камал театрының бер артистыннан "Әтнәнең хатын-кызлары шәп уйный" дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Бу фикер белән килешмичә мөмкин түгел. Айгөл Гыйрфанова, Сиринә Абдуллина, Зөһрә Галиева бик матур образлар тудырганнар. Сәхнә яшьлекне ярата шул, кызларның янып торган уеныннан балкып китте ул! Гөлия Сибгатуллина башкарган Нурдидә роле исә тормышчан, бик үзенчәлекле дә, гаҗәеп табигый дә булып истә калды.

Нияз Заһидуллин белән Рәмис Галиев геройлары да әйбәт кенә килеп чыккан, артистлар режиссер куйган бурычны уңышлы гына үтәгәннәр. Әмма Вәяз әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрне ачарга тиешле төп образларның берсе булса да, икенче планда калды шикелле.

Инде аеруча күңелгә кергән образларга тукталасым килә.

Әвеш Тәвешевич- ярдәмче рольләрнең берсе, мин аны ничек аңларга да белмичә, шактый уйланып карадым. Үзен бик эре тотарга тырышкан замана түрәсеме бу? Бераз ясалма килеш- килбәте, хәрәкәтләре шул хакта сөйли сыман. Алай булганда, мондый образ гротеск буларак кабул ителә, тик спектакльнең бөтен тукымасыннан аерылып тора. Маратның таланты режиссер куйган кысалардан чыгып китүе дә гаҗәп түгел, моноспектакльләр уйный алыр иде ул. Соңрак инде Әвеш- Тәвешевичта "сәнәктән көрәк булган" түрәне таныдым шикелле. Никадәр генә текә булырга тырышса да, тышкы кабык эчендә саф күңелле авыл малае яши икән бит әле. Моңа аның Гакыйфның туган көненә килгән күренешләрдә тагын бер инанасың.

Таһир Фәйзрахманов әсәрнең идея- тематикасын ача торган иң җаваплы рольләрнең берсен башкарды. Ышандырып уйный, аның тәҗрибәсе һәм таланты, Һичшиксез, һәркемне сокландырырлык. Бер генә кытыршы җире- "барасынма, күрәсенмә" дип кычкырып торган диалекталь сөйләм йөрәккә тия. Бездә генә очрый торган бу сөйләм үзенчәлеге Әтнәнең визит карточкасы булып яңгырарга тиеш түгелдер бит инде сәхнәдә?

Фаяз Хөсдиновның Әмир роле миндә каршылыклы фикерләр уятты. "Комедия булгач, ул, һичшиксез, көлдерергә тиеш" дигән ялгыш фикерне тормышка ашыруга иң зур өлешне ул кертте булса кирәк. Фальш сөйләшү рәвешендә дә, мизансценаларда да кычкырып тора. Фахишә белән мәж килгәндә аяк күтәрүләр тамашачыны көлдерү өчен кирәк иде микән? Комедия булгач, егылып көләргә генә димәгән бит. Бу әсәр яшь аралаш елмайта торганнардан, минемчә. Аннан соң сәхнәдән яңгыраган гади сөйләм сүзләре дә сагайтты. Зөлфәт Хәким иҗатын шактый яхшы һәм тулы беләм шикелле, ай-һай, алай яздымы икән, артист "табышы" гына түгел микән бу? Һәрхәлдә, сәхнә- изге нәрсә ул, анда "пошлость" (төгәл тәрҗемәсе юк дип беләм) урынлы түгел. Әтнә сәхнәсе бигрәк тә. Арзан алымнар белән тамашачыны көлдерергә азаплану- уңышсыз юл.

Нишләптер, татар театры һәрвакыт шау- шулы, тавышлы инде ул. Әтнә театры да дөбер- шатыр чабып йөрү чиреннән арынып бетә алмаган. Әсәрнең музыкаль бизәлеше бик матур, сүз дә юк, әмма кайчак концерт түгеллеге онытып җибәрелә. Зөлфәт Хәким җырларының идея- эстетик көче шау- шулы музыка эчендә күмелеп кала. Бәлки Вәяз образының ахыргача ачылап бетмәве шуңа бәйледер. Зөлфәт Хәкимнең "Чапты атым Казанга" спектаклендәге Равил Шәрәфиев башкарган җырны хәтерләгез әле, лейтмотив булып күңелгә уелып калды. Монда да икенче башкару ысулы отышлырак булыр иде, хәер, ул Ангелина җырында бераз чагылып китте анысы.

Театр җитәкчеләренә дә әйтер сүзем бар икән. Нишләп спектакльнең программасы юк иде ? Тамашачыга программа һәм театр турында матур бер буклет эшләнсә, матур бер истәлек булыр иде. Аннан гаилә спектакле булмаса да, премьера көнне балалар шактый иде. "+18" законы театрларга да кагыладыр бит, һәрхәлдә, мәктәп балалары карый торган әйбер түгел, ләбаса.

Менә шундый тәэсирләр туды бу спектакльне карагач. Мин театр белгече түгел, бу сәнгатьне яратучы гади бер тамашачы гына. Шул ярату сәхнәгә мендергән артистлар, режиссер, рәссам, гомумән, бөтен театр коллективына зур хөрмәт белән карыйм һәм уңышлар телим. Әтнә театры үзешчәнлек белән профессиональлек уртасында асылынып калмасын, һаман югарыга үрләсен, әйбәт спектакльләр белән сөендерсен, уйландырсын, гаҗәпләндерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев