Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көне арасында була

18 июльдән мөселманнар изге Рамазан аеның Кадер кичәсен көтә башлый. Мөселманнар өчен айлар арасында - Рамазан ае, көннәр арасында - җомга көне, кичләр арасында - Кадер кичәсе иң мөбарәк санала. Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көне арасында була, ул төгәл билгеләнмәгән. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп...

18 июльдән мөселманнар изге Рамазан аеның Кадер кичәсен көтә башлый. Мөселманнар өчен айлар арасында - Рамазан ае, көннәр арасында - җомга көне, кичләр арасында - Кадер кичәсе иң мөбарәк санала.

Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көне арасында була, ул төгәл билгеләнмәгән. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк. «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк», - диелә Коръән Кәримнең 97нче «әл-Кадер» сүрәсенең 3нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелде.
Кадер дигән сүз - ул кодрәт дигәнне аңлата, Аның икенче мәгънәсе - тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп, гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», - ди.

Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, һавадан йолдызлар атылмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев