Әтнә таңы

Кадерле күлмәк

Сәхнәдә татар кызы биюен башкарам... Өстемдә нәфис ак капрон күлмәк. Аны концертларда кигән саен: "Юньлерәген таба алмадыңмы, ул бит инде күптәнге?" - дип әйтәләр. Ә мин барыбер аңа тартылам, аның гади генә күлмәк түгеллеген башкалар белми шул!

Ул күлмәк минем кулыма уйламаганда килеп эләкте. Күлле Киме мәдәният йортында чираттагы концертка әзерләнгәндә, "Татар биюе"н башкарыр өчен кияргә яраклы күлмәк таба алмый интектек. Үзебезнең клубтагы күлмәкләрне дә карадык, район мәдәният йортыннан да алып кайттык. Ә күңелгә ошаганы һәм, иң мөһиме, биегәндә җиңелчә очып торганы гына юк. Шулчак мәдәният йорты мөдире Зәлия апа Нәҗмиева сандык түреннән ак күлмәк тартып чыгарды. "Бу күлмәкнең үз тарихы бар, игелекле һәм бәхетле булды ул, мәдәният йортына да, безгә дә зур уңышлар китерде. 1984-85 елларда Казаннан 10 костюм тектереп алып кайттык. Унберенчесе шушы ак капрон күлмәк иде һәм ул әниеңнең үлчәме белән тегелде. Аны киеп Сания, төрле районнарда, Казанда һәм хәтта Мәскәүдә дә чыгыш ясады", - Зәлия апаның хатирәләр яңартканын рәхәтләнеп һәм горурланып тыңладым. Һәм шуны аңладым: мәдәният йорты өчен бу зур бүләкне шул еллардагы колхоз рәисе булып эшләгән Сәлим абый Ханнан улы Хәбибуллин ясаган. Ул мәдәниятне чын мәгънәсендә дөрес аңлаган, үзешчән сәнгатьне үстерүне кирәк дип санаган җитәкче булган. Авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләренә, аларның тормышына һәрвакыт зур игътибар биргән.

Ә күлмәк... әниемнең яшь чагына барып тоташа, ул да биюче булган һәм әлеге күлмәкне бик яратып кигән. Нәкъ менә шушы ак күлмәкне киеп, үзешчәннәр белән бергә ул да төрле сәхнәләрдә чыгыш ясаган. Аның бию сәләте миңа күчкән. Әни киеп биегән әлеге ак күлмәкне киеп хәзер мин биим. Биемим, очам кебек. Ул үзе матур, үзе бик җиңел. Катлы-катлы җиңнәре куллар белән бергә сыгыла, ә итәге, аз гына калышкан сыман, арттан җилфердәп килә. Биегәндә әйләнә башласаң, туктап булмас кебек. Бию күлмәкләрен тегүчеләргә мин нәкъ менә шушы күлмәкне күрсәтеп, шулай итеп тегегез, дияр идем. Чөнки кайвакытта бию күлмәкләрен калын тукымадан тегәләр, шунлыктан алар иң өстендә авыр йөк сыман торалар. Ә бит бию күлмәге сәхнәдә иң мөһим атрибут һәм ул чыгышка нык тәэсир итә. Чын бию күлмәге кигән биюче сәхнәдә күбәләктәй бөтерелә, аяк очлары да идәнгә тимәгән кебек.

Реклама

...Сәхнәдә биюемнең соңгы хәрәкәтләрен ясыйм... Күлмәгемнең итәген тоткан саен эчемнән горурлык хисләре кичерәм. Бу ак күлмәкне инде иске дип санга сукмасалар да, ул барыбер минем өчен барысыннан да өстен булып калачак. Андый матур һәм бай тарихлы күлмәк тагын бар микән әле, тагын берәү әнисе киеп биегән күлмәкне кия микән?! Өстемдәге ак күлмәк, башкаларыннан аермалы буларак, инде икенче буынны үстерә һәм биетә!..

Редакциядән: Хөрмәтле газета укучылар, сездә дә шундый тарихлы, хәзинә булырдай әйберләр бардыр. Бәлки ул буыннан килеп, әтисеннән улына күчкән тальян гармундыр, бәлки әнисеннән кызына күчкән алкалардыр... Хатирәләр белән уртаклашсагыз иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: