Әтнә таңы

Кадерсез хезмәт түгел

"Мәктәптә тәмле пешерәләр..." "Мәктәп пешекчеләренә рәхмәттән башка сүз юк..." Әти-әниләр белән аралашканда шуңа охшаш сүзләрне күп ишетергә туры килә.

Реклама

Сүзем Олы Мәңгәр урта мәктәбе ашханәсендә пе­шекче булып эшләүче Мәгафия Әхмәтҗан кыз­ы Хафизова һәм аның ярдәмчесе, кондитер Рә­зи­нә Гаделҗан кызы Сәләхетдинова турында. 20 елга якын иңне-иңгә куеп, бик тату булып эшлиләр алар. Төрледән-төрле боткалар, тәмледән-тәмле ашлар... Яшелчә салатлары... Кулларыннан килмәгән эшләре юк, бар уңганлыкларын эшкә җигеп тырышалар. Яшелчә бакчасында яшелчә өлгерә башлауга, кыяр-помидор тозларга тотынып, кара көзгә чаклы кышка әзерләнмәләр ясыйлар. Ашханә идәнендә тезелеп киткән банкаларны күреп, "Болары нәрсә?" - дигәнемә, "Чөгендердән борщ пешерү өчен әзерләнмә" - дип җавап бирделәр. Атнага ике тапкыр балаларны камыр ризык­лары белән дә сыйлыйлар кызлар. Көнгә ике тапкыр ашаталар. Хәзер кибетендә дә җаның ни тели - шул бар, үзебез дә бала-чагадан бернәрсәне дә кызганмаска тырышабыз. Тәм-томның күп булуымы, әллә бүтән сәбәпләр дә бармы, тик хәзерге балаларның бул­ган ризыкны юньләп аша­мавы гына борчый пешекчеләрне. Иртәдән килеп, шушы сабыйлар өчен җан-фәрманга тырышып әзерләнгән ризыкларның яртысы әрәм булып калуы, чыннан да, бик кызганыч. Бу очракта, балаларга ризыкны әрәм итмәү турында тәрбия сәгатьләрендә генә сөйләү җитми, өйдә әти-әниләр тарафыннан да, үз үрнәгеңдә күрсәтеп тә, аңлатып, әйтеп тору кирәктер. Мәгафия апа үзе лаеклы ялда булса да, һаман җитез, төгәл. Без әле аның 25 ел рәттән "Чулпан" пионерлагеренда пешекче булып эшләвен дә беләбез. Рәзинә дә хезмәттәшеннән бер дә калышмый, өлгерлеге, уңганлыгы белән мактаулы. Тырыш кызларга мәктәпнең завхозы Резеда Наил кызы Шакирова ярдәм итә. Ит, сөт, кирәкле азык-төлекне кайгырту аның өстендә. Мәктәптә беренче ашату бушлай, икенче өстәмә ашатуга ай саен әти-әниләрдән 120 сум акча җыела. "Итне килосы 50 сумнан күмәк хуҗалык бирә. Ай саен 30 килограмм алабыз. Сөтне шул ук күмәк хуҗалык бушлай бирә. Алар ярдәменнән башка булмый", - ди Резеда. Көне-төне газ плитәсе янында "Әпипә"гә биегән кызларның хезмәт хаклары белән кызыксынам. Кыенсынып кына мин көткәннән бик күпкә аз булган санны атыйлар. Кызык... Алны-ялны белми, кеше бәйрәм иткәндә аягурә басып аларны сыйлаучы, ярты гомерен эссе плитә каршында үткәргән пешекчеләргә бернинди өстәмәләр дә, премияләр дә булмау, әлбәттә, бик кызганыч та...Һәм бу хәл бер Мәңгәр мәктәбе пешекчеләре­нең генә проблемасы түгел. Элегрәк хәтерлим әле, елга бер тапкыр районның барлык ашханә хезмәткәрләрен җыеп, алар өчен Каенсар урманында бәйрәм оештырылды. Шун­да мактаулыларына бүләкләр тапшырып, концертлар куеп, өстәлләр әзерләп хөрмәтлиләр иде. Хәзер бу матур гадәт тә юкка чыкты. Кадерсез хезмәт дип әйтергә дә тел әйләнми. "Безгә күп кирәкми, пешергәнне яратып ашасалар - шул җиткән", - диләр кызлар. Чыннан да, сабыйларның чын күңелдән "Апа, рәхмәт, бик тәмле булды", диеп әйтүләреннән дә кадерле сүз юк аларга. Тик шулай да, хөкүмәтебез мәктәптә эшләүче бу игелекле хезмәт ияләрен дә онытмыйча, аларның хезмәт хакларын күтә­реп, киләчәктә эшләргә стимул булдырса, тагын да әйбәт булыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: