Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадрия Идрисовадан “Тәрбия баскычлары”

Районда "Ак калфак" Бөтендөнья иҗтимагый оешма рәисе Кадрия Идрисова кунак булды. Үзенең DVD-дискка яз­­дырылган "Тәрбия бас­кычлары" исемле яңа фильмын презентация­ләде ул. Габдулла Тукай исемендәге театр залында узган очрашуга райондагы мәктәп директорла­рының тәрбия эшлoре буенча урынбасарлары, та­тар теле һәм әдәбияты укытучылары килгән иде. Теләүчеләр театр фойе­сында ул дискларны са­тып алдылар, Кадрия...

Районда "Ак калфак" Бөтендөнья иҗтимагый оешма рәисе Кадрия Идрисова кунак булды.
Үзенең DVD-дискка яз­­дырылган "Тәрбия бас­кычлары" исемле яңа фильмын презентация­ләде ул. Габдулла Тукай исемендәге театр залында узган очрашуга райондагы мәктәп директорла­рының тәрбия эшлoре буенча урынбасарлары, та­тар теле һәм әдәбияты укытучылары килгән иде. Теләүчеләр театр фойе­сында ул дискларны са­тып алдылар, Кадрия Ид­ри­сова исә:
- Дискларны дөрестән дә кирәк санаучылар, кы­зык­сынучылар алсын. Шүрлектә тузан җыеп ятмасыннар иде, - дип ассызыклады.
Чынлыкта, "Тәрбия бас­­кычлары"н үз хезмәтлә­рендә нәкъ менә мәктәп­ләрнең тәрбия өлкәсендә эшләүче педагоглары куллана ала да инде.
"Ак калфак"ның 47 Рос­сия төбәгендә, 17 чит ил­дә һәм Татарстанның бар­лык районнарында бү­лекләре эшли. Шул исәп­тән Әтнәдә дә, хәер бу хак­та бер генә язмадык ин­де. Бу фильмны төшер­гән­дә иң чиста татар районы саналган Әтнәгә кил­гәннәр. Новосибирск та­тарлары: "Кайда төшерелде бу эпизод? Йортлары әле дә шундыймы? Әгәр шулай булса, бик бәхетле халык яши анда", - дигәннәр. Сүз уңаеннан, әлеге эпизод "Әтнә туган якны өйрәнү музее"нда төшерелде. Кадрия Идрисова фильмда уйнаган артистларыбызны "Рәхмәт хат­лары" белән бүләкләп үтте.
"Тәрбия баскычлары" баланы тугач та тәрбияли башларга өнди. Төп эчтәлеге - бала тәрбия­ләүдә милли гореф-гадәтләребезне киңрәк кулланырга, тәрбияне 3 яшькә кадәр үк биреп бетерергә кирәк. 14 ел дәвамында балалар бакчасында эшләгән ханымның фикере бу! "Ак калфак" җитәкчесе моны фәнни яктан нигезләргә дә тырышты. Әйтик, 5 яшькә кадәрге бала гарәп графикасының 7 билгесен хәтердә калдырса, шул ук вакыт аралыгында 7 яшьлек бала 5 билгене генә истә калдыра икән. Балалар яратып уйный торган шахматны да кечкенә вакыттан ук - 3 яшькә кадәр өйрәтү отышлы ди. Фильмнан күреп аңлашылганча, бала тәрбияләүдә инде онытылып баручы бармак уеннары да мөһим роль уйный. Кадрия Идрисова әйтүенчә, 3 яшькә кадәр вакытта ук баланың баш мие 80 процентка эшли. Шуңа күрә бу чорда барлык күргәнен, белгәнен "сеңдереп" бара һәм ул киләчәктә баланың психикасында чагылыш табарга мөмкин, дигән фикердә. Тагын бер кызык фикер яңгырады: бала сукыр булып туа ди­ләр. "Алай түгел, җитле­геп туган бала 4-5 процентка күрә", - дип гаҗәп­ләндерде ул. Гомумән, "Ак калфак" җитәкчесе милли гореф-гадәтләребезне, дини тәрбия һәм аның фәнни нигезләрен яхшы белә. Аны тыңларга ук күңелле. Үзе: "Әтнә - саф татар ягы", дисә дә, үзенең дә чиста сөйләмен, бик еш мәкальләр кулланып сөйләвен ишетеп сокландым.
Очрашуда мәгариф бү­ле­ге җитәкчесе урынбасары, "Ак калфак"ның район бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Раилә Фәхретдинова да катнашты. Мөмкинлектән файдаланып, Кадрия Идрисованы Комыргуҗа мәктәбе базасында узу­чы Шиһабетдин Мәрҗани исе­мендәге фәнни конференция эшендә кат­нашыр­га да чакырдылар. Димәк, әле тагын очрашабыз. Кадрия Идрисовадан "Тәрбия баскычлары".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев