Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каенсар авылында гомер итеп ятучы Гайнуллин Нурахмәт Әдһәм улының 26 мартта олы юбилее!

Нурахмәт! Сине шушы күркәм-матур юбилеең белән ихлас күңелемнән котлыйм. Сиңа киләчәктә дә барыннан да бигърәк саулык дигән иң олы байлык, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның күңел җылысын, җан тынычлыгын тоеп, пар канатың белән тигезлектә, озын-озак яшәвеңне телим. Шигъри юллар белән котларга рөхсәт ит! Язмыш безне сынамады түгел Уттан алып салды суларга. Язмыш...

Нурахмәт! Сине шушы күркәм-матур юбилеең белән ихлас күңелемнән котлыйм. Сиңа киләчәктә дә барыннан да бигърәк саулык дигән иң олы байлык, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның күңел җылысын, җан тынычлыгын тоеп, пар канатың белән тигезлектә, озын-озак яшәвеңне телим.
Шигъри юллар белән котларга рөхсәт ит!
Язмыш безне сынамады түгел
Уттан алып салды суларга.
Язмыш давылларын җиңә алдык
Гел янәшә бергә булганда.
Түзмичә булмый, кемнәр сыналмый
Сынауларсыз бу тормыш бармый.
Һәркөннең тәмен, дөньяның ямен
Аңлап ныграк яшибез әле, яшәрбез әле.
Гомерләр гөрләп аккан су
Туктамый да, туймый да,
Нинди авырлык төшмәсен
Сынмый да, сыгылмый да.
Кемгә күпме гомер язган
Анысын кемнәр белгән?
Бәлки үлчәнмидер гомер
Яшәгән еллар белән.
СИн бит - иң зур байлыгым
Кем югалта, кемдер таба
Кемнәр - байлык, кем - бәхет...
Тапканыбызны югалтмый,
Яшибез бит куанып.
Туган көнең - юбилеең бүген
Иң бәхетле көнең.
Ниләр генә сиңа телим соң?
Исәнлек һәм саулык
Тазалык һәм байлык
Бәхетле картлык телим мин.
Сиңа иң-иң матур теләкләр генә теләп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев