Әтнә таңы

Каенсар участогында иртәнге 10.00гә һәр дүрт сайлаучының өчесе тавыш биргән

Каенсар сайлау участогында сәгать 10.00дә сайлаучыларның 73 проценты тавыш бирергә өлгерде инде. Сораштыруларга караганда, күпчелек "Әйе" дип тавыш биргән. Чөнки эшләнгән эшләр күз алдында. Хәзер кемгәдер мөрәҗәгать итеп, эшләп биргәннәрен көтеп ятасы юк - референдумда халык үзе хәл итә. Нәтиҗәсе күз алдында: әйтик, кечкенә Каенсар авылында авыл урамына таш җәелде,...

Каенсар сайлау участогында сәгать 10.00дә сайлаучыларның 73 проценты тавыш бирергә өлгерде инде. Сораштыруларга караганда, күпчелек "Әйе" дип тавыш биргән. Чөнки эшләнгән эшләр күз алдында. Хәзер кемгәдер мөрәҗәгать итеп, эшләп биргәннәрен көтеп ятасы юк - референдумда халык үзе хәл итә. Нәтиҗәсе күз алдында: әйтик, кечкенә Каенсар авылында авыл урамына таш җәелде, коелар төзекләндерелде. Бу юлы су насосы алып, авыл халкын су белән тәэмин итүне көйләргә планлаштырыла. "Ә киләсе елга авылда яктылык мәсьәләсен дә хәл итәргә иде", диючеләр бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: