Әтнә таңы

Кагыйдә бозучылар арта

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18-24 ноябрь көннәрендә район юлларында барлыгы 49 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Алар арасында өч йөртүче штрафын вакытында түләмәгән, унысы – иминият полисы булмаган хәлдә йөргән, дүртесе – тонировкалы  машинада йөргәнгә, алтысы – куркынычсызлык каешын такмаганга, җидесе номерлары пычрак булган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Кагыйдә бозучылар арасында юлны тиешле урыннан чыкмаган биш җәяүле дә бар. Өч вак юл һәлакәте теркәлгән.

Реклама

Архив фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: