Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каһарман очучы

Авылдашыбыз Сәлимов Габдрахман Фәрит улы 1949-1970 елларда Татар дәүләт опера һәм балет театрында балет труппасында эшли. Аның абыйсы Сәлимов Салихҗан да республикабызның күренекле кешесе - "Социалистик Татарстан" газетасының иҗади эшләүче фотокорреспонденты ул вакытта.

Михаил Девятаев Салихҗаннарның гаилә дусты була. Фотосурәттә Михаил Девятаев Сәлимов Салихҗанның хатыны Сафия һәм улы Ленар белән, 1960 еллар фотосы. Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев 1917 елда Мордовиядә Торбеево авылында гаиләдә унөченче бала булып туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казан елга техникумына укырга керә. Очучы булырга теләге зур булганлыктан, Казандагы аэроклубка йөри. Аннан соң Оренбург авиация училищесына китә, 1939 елда очучы-истребитель булып училищены тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда өлкән лейтенант Девятаев хезмәт иткән авиачасть Белоруссиядә була. Сугыш вакытында А.И. Покрышкин дивизиясендә хезмәт итә, йөз сугышчан очыш ясый, тугыз немец самолетын бәреп төшерә. 1944 елның 13 июлендә Львов юнәлешендә һөҗүм иткәндә самолеты янып, оккупацияләнгән территориягә килеп төшә. 50 мең әсир урнаштырылган Заксенхаузен политик эксперименталь үлем концлагерена эләгә. Аннан Германиянең төньягында Балтик диңгезендәге Узедом утравына җибәрелә. Бу утрау яңа тип самолетлар, "ФАУ-1", "ФАУ-2" маркалы реактив снарядлар ясала һәм сынала торган урын була. Тоткыннар утраудагы төзекләндерү эшләрендә катнашалар.

1945 елның 8 февралендә "Хейнкель" бомбардировщигын кулга төшереп, Девятаев ун хәлсез совет әсире белән тоткынлыктан качалар. Әсирлектән азат булгач, Казанга хатыны Фәүзия янына кайта. Җәмәгате татар милләтеннән булганлыктан, мордвалы Михаил татарча да иркен сөйләшкән. Хәрби әсир булганлыктан, Девятаевка сугыштан соң самолет штурвалы артына утырып очарга рөхсәт итмиләр. Ул Казан елга портына кара эшче булып урнаша, йөк ташый, 1957 елга кадәр шунда эшли.

Ләкин дошман самолетын кулга төшереп, әсирлектән качу югары бәяләнә. СССР Югары Советы Президиумының 15 август 1957 ел Указы белән М. Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә "экипаж" әгъзалары орденнар белән бүләкләнә.

Аннан соң М.Девятаев тизйөрешле "Ракета" катерының беренче капитаны була, Идел буйлап тиз йөрешле "Метеор"лар йөртә.

1960 елларда без Әтнә урта мәктәбендә укыганда Михаил Девятаев мәктәпкә укучылар белән очрашуга да килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев