Әтнә таңы

Кайтам әле...

Елдагы гадәт, туган авылыма сабан туена кайтып киләм. Ташкичүнең ташлы, чо- кырлы,сикәлтәле юлын кичеп үзебезнең районга килеп кердем. Чалт иткән аяз көн.Таби- гать инде тәмам уянып җитеп, бөтен матурлыгын кояш нурлары астында ачып салып күз карашын иркәли. Көзгедәй тигез асфальт юл буйлап машина көйле генә гөрелдәп Әтнәгә таба элдерә. Кәеф...

Елдагы гадәт, туган авылыма сабан туена кайтып киләм. Ташкичүнең ташлы, чо-

кырлы,сикәлтәле юлын кичеп үзебезнең районга килеп кердем. Чалт иткән аяз көн.Таби-

гать инде тәмам уянып җитеп, бөтен матурлыгын кояш нурлары астында ачып салып күз

карашын иркәли. Көзгедәй тигез асфальт юл буйлап машина көйле генә гөрелдәп Әтнәгә

таба элдерә. Кәеф әйбәт, күңелдә үзеннән үзе жыр туа:

И-их Әтнә юллары,

Җәйнең матур көннәрендә

Уза сабан туйлары...

Сабан туе минем өчен икеләтә бәйрәм. Беренчедән, кечкенәдән көтеп,күреп үстек, канга сеңгән. Икенчедән, иптәшләреңне, сабакташларыңны, якташларыңны күреп сөйләшү, хатирәләрне искә төшерү үзе ни тора! Һәр очрашу үзе бер истәлек.Сабан туенда гына була торган беркатлы, эчкерсез, балаларча самими сөйләшү аерым бер хатирә булып күңелдә кала, игътибар белән тыңла гына. Кыскасы - жанга азык, каләмгә ризык.

Әнә, жәмәгате белән өч-дүрт елга бер кайта торган авылдашым күренде. Килен

мишәрстаннан,"Берцәк кенә цәй әцмәк келәем,"дип сөйли торган яктан. Күбрәк шул якка

кайтыла. Авылдашым көмешләнгән түбәле,терсәк-калак сөякләре артка чыккан, менә ди-

гән алтмыш яшьлек «егет»булган.Үзе чандыр,ә жәмәгате хәйран саллы, табигать муллык-

ны жәлләмәгән.

Исәнләштек, хәл-әхвәлләр сораша башладык. Күптәннән күрешкән юк, әңгәмә

корып жибәрдек, ә хатыны әдәп саклап читкәрәк китеп басты.Авылдашым иркенләбрәк

сөйли башлады:

  • Пенсиядә. Балалар башлы-күзле булып таралышып беттеләр. Дүрт бүлмәле

фатирда икәү генә калдык. Дербышкидагы бакчаны саттык, жимешеннән бигрәк, мәшәка-

те кубрәк. Ел саен Төркиягә барып сәламәтлекне ныгытып кайтабыз.

Мин күз кырые белән генә чама белән илле алтынчы размерлы күлмәк, хатын-

Реклама

кызлар гына кия торган ике өлештән торган өстәмә киемнең иң олысына көчкә сыйган

киленгә карап алам. М-да,мондый нигъмәтне Дербышкидагы бакчада гына ныгытып булмый, моның очен һичшиксез я Төркия, я Мисыр, я Гарәп Әмирлеге кирәк!

Авылдашым кыза төште, беркатлылыгы белән ни сөйләгәнен белмичәрәк сөйли

башлады:

- Әйбәт торабыз. Хатын минем сүздән чыкмый. Бүген ашка токмач салам, - дим. Ярар, - ди. Идәнне иртәгә сөртеп алырмын, - дим, ризалаша. Бүген булки гына алам, - дим ,- сүз әйтми.

Пенсияне кулына тоттырам.

- Матри аны,тегендә монда куйма, - дим. Эндәшми. Гаиләдә бөтен мөһим эшләрне мин башкарып барам, хатынның әйтүе була, минутында эшлим дә куям.

Салпы якка салам кыстырып жибәрәм:

  • Гаиләдә бер сүздә булу, ир кешенең сүзе сүз булу зур нәрсә инде ул. Кайберәүләр әнә гомер буе уртак тел таба алмый интегәләр.

Мактау кемгә генә ярамый. Иптәшем чыккан сөякләрен жыештырып, тураебрак

басты, авызы ерылып китте.

Шунда мине шайтан котыртты, әнгәмәне икенче сукмактан "жиффәрдем":

  • Яшьти, мин дә, мин дисең, идән юу анысы аңлашыла.Ә менә ризык хәзерләргә ирләр катнашырга тиеш түгел, минемчә, куллары чиста булмый, тегене-моны тоткалыйлар. Ризык пешерү, гомумән, хатын-кыз эше,чисталык-пөхтәлек кирәк. Ә хатын-кызның кулы чиста була, чөнки аның тоткалый торган жиһазы юк. Аннан соң, эндәшми генә акча алып куючы хатыннар - да чурта, муре, акча янчыгы кем кулында - йортта шул хужа.Трамвайга утыз тиен акча сорап йоргән кеше хужа була алмый бит инде. Житди эшләр турында да сүз хужадан чыгарга тиеш дип беләм, ничу хатын әйткәнне көтеп йөрергә, хыялланып китеп ни әйтмәс,ә төнлә борчырга кушса! Инде килеп уйлап кара, күз алдыңа китер әле, илебез призеденты Путин дәүләтнең мөһим эшләре турында синең шикелле хатыны әйткәнен диванда көтеп ятса, бу ни була инде!

Катырак бәрдем ахыры, яшьтинең калак сөякләре мин менеп утырырлык булып

калыкты. Мин әйткәннәр колагына гына сыеп бетә алмады ахыры, бер кавем авызын ачып

басып торды. Аннан тәмәке сорап алып бик озаклап пошкыртты. Аптырагач,"ник кайттым" кыяфәтле басып торган жәмәгатенә сабан туе барган урынның матурлыгын сыйфатлый башлады.

Юкка тырыша! Чит кеше синең туган ягыңның ни матурлыгын, ни гүзәллеген аңлый алмый. Аның өчен шунда туарга кирәк, шундагы суны эчеп үсәргә, шундагы һаваны сулап яшәргә кирәк!

Һәр бака уз күлен мактар дигәндәй, мин үземнән чыгып әйтәм, Ауропалыларның мактаулы Альп тауларын күрдем, грузиннарның күккә чөеп сөйләгән Каф тауларында йөрдем, башкортларның жырында жырланган Урал тауларына мендем - ямь тапмадым. Беләсезме миңа ни якын! Әтнәдән Күәмгә барганда, Ашыт елгасы күперен чыгуга халык арасында ,"Күәм тавы"дип йөртелгән урынга килеп чыгасың. Тау диеп әйтерлеге булмаса да, миңа шул якын. Мондагы гүзәллекне курергә жәй башындагы иртәнге таң кирәк,

Куәм ягыннан килеп, Ашыт күперенә житәрәк йөз илле метр кала туктагыз. Ти-

рә - якка куз салыгыз - тау итәге, болынлык сыек кына томанга күмелгән. Ашыт елгасы әкрен генә чурлый. Әллә нинди таң кошлары сайрый, кичтән эшен төгәлләп бетермәгән ата бака саташып аваз салып ала. Күшәр ягыннан алсуланып кояш чыгып килә. Бу күренешне язып та, сөйләп тә, аңлатып та булмый, моның өчен оста рәссам булу кирәк, буяу-пумала алып рәсемгә тошерергә кирәк.

Ә ел да сабан туе була торган Каенсар урманы! Бар билгеле, Тукаебызның Шүрәлесе

бармагын кыстырган Кырлай урманы, бар рәссам Шишкинның аюлары үрмәләгән Алабуга урманы. Барыбер шул Шүрәлесез - аюсыз Каенсар урманы күңелгә якын, шунда тартылабыз, шунда кайтабыз, тузанлы булса да юлын яратып Сабан туена барабыз.

Ышанам, килер бер көн, туган ягыбызның гүзәллеген, табигатен, мохитен үзебез өчен дә, киләчәк буын өчен дә саклый алсак, Күәм тавы да, Каенсар урманы да, Ашыт елгасы да шигырь юлларына салыныр, рәсемдә сүрәтләнер, жырларда жырланыр әле!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: